Эчтәлек

Җангали хәрәкәтендә татарлар, марилар, чуашлар, удмуртлар катнаша.

Җитәкчесе – Җангали. Сәбәбе – салым изүенең көчәюе: 1615 елның августында бишенче өлеш акча (күчемсез милек һәм керемнең биштән бер өлеше күләмендәге салым) җыю башлана.

Җангали хәрәкәте 1615 елның август ахыры – сентябрь башында Орёл шәһәре янында полякларга каршы көрәшкән Казан сугышчылары Россия армиясеннән киткәч башланып китә. Баш күтәрүчеләр Түбән Новгород – Казан юлын ябалар, Арзамас һәм Муром шәһәрләренә яу белән барырга әзерләнәләр; Казан шәһәре бистәләрен камыйлар; Сарапул һәм Усы кирмәннәрен яулап алырга омтылалар; Н. Зузин һәм С. Онучинның стрелецлар отрядларын тар-мар итәләр.

Михаил Романов хөкүмәте баш күтәрүчеләргә каршы воеводалар кенәзләр Ю.Я. Сулешов һәм А.М. Львов җитәкчелегендәге гаскәрләр (1,3 меңнән артык кеше) җибәрә. Әмма баш күтәрүчеләрне Казан воеводалары кенәзләр В.Т. Долгорукий һәм С.Н. Гагарин җибәргән хәрби көчләр җиңә. Сәнәгатьче Строгановлар коралландырган отрядлар Сарапул һәм Усы янында баш күтәрүчеләрне тар-мар итә.

Җангали әсирлеккә эләгә. 1616 елның февралендә тикшерү һәм җәза чаралары уздыру өчен Казанга кенәз Г.П. Ромодановский җитәкчелегендә комиссия килә. Әсир итеп алынган дистәләрчә баш күтәрүчеләр төрле җәзаларга дучар ителә һәм үтерелә.

Әдәбият

Димитриев В.Д. Восстание ясачных людей Среднего Поволжья и Приуралья 1615–1616 годов // Труды НИИ языка, литературы, истории и экономики при СМ Чувашской АССР. 1980. Вып. 105.

Автор – И.Р. Вәлиуллин