Чыгу вакыты

1906 елның 1 февраленнән 30 маена кадәр Казанда атнага 3 тапкыр нәшер ителә. Барлыгы 56 саны чыга.

Рәсми нашире һәм мөхәррире Г.Апанаев, гамәлдә мөхәррирлек хезмәтен Г.Камал үти.

«Азат» газетасында язучылар М.Гафури, Н.Думави, Г.Коләхмәтов, М.Укмаси һ.б.лар языша.

Темалары

Аның битләрендә 1 нче Дәүләт думасы эшчәнлеге киң яктыртыла, милли мәсьәләләр күтәрелә, татар халкын яңарышка, тәрәккыят итүгә чакырган мәкаләләр урын ала. Эшчеләр һәм крәстияннәр мәнфәгатен яклаган, социал-демократ юнәлештәге материаллар («Россия социал-демократларының максатлары», «Катлау, сыйныф, фирка», «Ике Европа» һ.б.) басыла.

Радикаль караштагы, хакимиятне тәнкыйтьләгән мәкаләләр бастырган өчен мөхәррир берничә мәртәбә штрафка тартыла. Мөхәррир белән радикаль карашлы хезмәткәрләр арасында еш кына сәяси бәхәсләр чыга. Нәтиҗәдә Г.Апанаев газетага матди ярдәм күрсәтүдән баш тарта һәм ул ябыла.

1906 елның 4 июненнән Г. Камал «Азат халык» газетасын чыгара башлый.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.

Нафигов Р.И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. Казань, 1964.

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века. Казань, 1983.

Р.Г.Әмирханов