Яшел Үзән районы Ильинский авылыннан көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

1981 елда билгеләнә. Мәйданы 30 га. Грунттан һәм җир өстеннән дымлану аркасында үрге сазлыкларга һәм сфагнум утраучыкларына хас булган биоценозлар формалашкан.

ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең сирәк төрләре үсә: Лапландия талы, тараксыман калканлы абага, баткак күрәне, җиңсәле мамыкбаш, саз шейхцериясе, кондыз үләне, гади мүк җиләге, саз акканаты һәм башкалар. Бөҗәк аулаучы сирәк үсемлек - түгәрәк яфраклы чыклыут очрый. Ильинка сызасының көнбатыш сөзәгендә яшь чыршы һәм имәннәр белән ылыслы-киң яфраклы урман фрагменты сакланган. Агачлар төбендә абагалар – ата һәм ланцетлы-тараксыман абагалар, ана абага, сынучан куык абага, Линней өер абагасы, шулай ук ике яфраклы май чәчәге, күпьеллык зибык уты, төкле күрән һәм башкалар таралган.

Фаунасында амфибияләр (6 төр), кошлар (31), имезүчеләр (11) очрый. ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр: кыр карчыгасы, колаклы ябалак, һөд-һөд, Бранд төн ярканаты, бөҗәкләрдән – махаон очрый.

Ильинка сызасы фәнни һәм фәнни танып белү әһәмиятенә ия.