Бер төре – саз акканаты (C. palustris) билгеле.

Евразиядә һәм Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә барлык районнарда очрый. Сазлыкларда, елга, инеш, күл, буа һәм сусаклагычларның баткак ярларында үсә.

Тамырчасы – яшел, юан, куыш, төенләнгән урыннарында бәйләмле чуктамыр. Сабагы юан, 15-30 см озынлыкта. Яфраклары озын сабаклы, йөрәксыман, очлы, ялтыравыклы. Чәчәкләре вак, тирәлексез, ак япма белән әйләндереп алынган чәкәндә. Җимеше – күп орлыклы ачык-кызыл итләч җиләк. Май–июнь айларында чәчәк ата. Күбрәк вегетатив ысул белән үрчи.

Халык медицинасында тамырча һәм үләннәренең төнәтмәсе бәвел кудыру, авыртуны басу һәм эч йомшарту өчен кулланыла.

Агулы үсемлек. Терлекләрне язын көтүгә иртә чыгарганда зур куркыныч тудыра