Биографиясе

1926 елның 30 мае, Казан – 2010 елның 3 июле.

Казан медицина институтын тәмамлый (1955).

1944–1949 елларда Совет Армиясе сафларында, 1955–1960 елларда Лениногорск, Сталинск (Кемерово өлкәсе) шәһәрләрендәге медицина учреждениеләрендә эшли.

1960 елдан ТР ФАнең «Травматология һәм ортопедик савыктыру» фәнни-тикшеренү үзәгендә, 1981–1987 елларда патент-мәгълүмат бүлеге мөдире, 1987 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эре буыннар патологиясенә, дегенератив-дистрофик авыруларга карый.

Артрозлар деформациясенең авыр стадияләрендә биомеханика мәсьәләләрен тикшерә.

А.Л.Гиммельфарб тарафыннан бу авырулар патогенезының нейроваскуляр-биохимик теориясе төзелә, организмның табигый хәленә кайту механизмнары ачыклана (1971–1988).

1969–1984 елларда Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты һәм медицина инструментлары заводы галимнәре (В.Б.Абраров, Л.М.Баканов) белән бергәләп күп кенә медицина инструментлары эшли һәм гамәлгә кертә.

Уйлап табылган әйберләре халыкара күргәзмәләрдә, СССР ВДНХсында (1974, 1979, 1981, 1986) күрсәтелә, эшләнмәләре көмеш, бронза медальләргә лаек була.

Уйлап табуга 90 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, Икътисади ярдәмләшү илләрендә медицина техникасын үстерү буенча Координация үзәгенең Мактау дипломы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Опыт применения конструкций из титановых сплавов в ортопедотравматологической клинике // Медицинская техника. 1979. № 6 (автордаш);

Коксартроз, хирургическое лечение ортопедических заболеваний у детей // Тр. Казан. науч-иссл. ин-та травматологии и ортопедии. 1986. Т. 34.