- РУС
- ТАТ
Онколог, медицина фәннәре докторы (2000), Татарстанның һәм РФнең атказанган табибе (2001, 2008)
1952 елның 22 гыйнвары, Казан – 2026 елның 18 мае, Казан.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1975), Казан шәһәренең 15 нче хастаханәсендә эшли. 1976 елдан Республика онкология клиник диспансерында табиб-онколог, 1988 елдан үңәч һәм ашказаны хирургиясе бүлеге мөдире, бер үк вакытта «Эндоскопик хирургия» уку-укыту үзәгенең хирургия һәм онкология кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре үңәч хирургиясенә, корсак куышлыгы эндоскопик хирургиясенә карый. Сигал корсак куышлыгына лапароскопик операцияләр ясау, үңәчнең күкрәк өлеше яман шешләрен катнаш дәвалау ысулларын эшли. Уйлап табуга 3 патенты һәм 4 рационализаторлык тәкъдиме бар.
Осложнения хирургии грыж живота: Учеб. пособие. М., 2005 (автордаш). Оперативная лапароскопия в хирургии, гинекологии и урологии. М., 2007 (автордаш).
Эндоскопическая хирургия. М., 2009 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.