Биографиясе

1976 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасының Балтач районы Чутай авылында туа.

1998 елда Казан университетын тәмамлый.

2001 елдан Казан университетында: татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы ассистенты (2001–2002), татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасында өлкән укытучы (2002–2004), хәзерге татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты (2004–2011), татар әдәбияты кафедрасы доценты (2011–2020), татар әдәбияты кафедрасы пофессоры (2020 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре ХХ–XXI йөз татар поэзиясенә багышлана. Тарихи-әдәби һәм фәлсәфи-эстетик контекстта әлеге чор поэзиясенең проблемалы-тематик һәм жанр-стиль үзенчәлекләрен ачыклый, күчүчәнлек элементларын һәм тема-проблема, стильләр, агымнар һәм юнәлешләр дәрәҗәсендә яңа тенденцияләр формалашуын өйрәнә.

Татар поэзиясенең символлар системасына нисбәтле атамаларның фәнара концепциясен төзи һәм поэтик образлар-символларның милли үзенчәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирүче атамалар системасы буларак символны өйрәнү методикасын эшли.

Аның "Образ-символ как система номинаций в татарской поэзии первой половины ХХ века" (2019) темасы буенча докторлык диссертациясе һәм "Система образов-символов в татарской поэзии первой половины ХХ века" (2018) дип аталган монографиясе XX йөзнең беренче яртысы татар поэзиясендә ул күренешнең милли үзенчәлеген ачыклауга багышлана.

Татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбияты буенча укыту программасы (1–11 сыйныфлар) (2011), шулай ук татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары өчен "Татар әдәбияты" буенча үрнәк эш программасы (2014–2022) авторларының берсе.

Татар әдәбияты буенча БРИ (ЕРЭ) һәм ТДИ (ОГЭ) республика комиссияләре рәисе (2009 елдан), татар теле буенча, Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар теле буенча, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныфларында укучылар өчен туган телдә (татар) әдәби уку буенча башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне бәяләү өчен тикшерү эшләрен уздыруны тәэмин итүче контроль исәпләү материаллары форматында тест системасын эшли һәм татар әдәбияты буенча җаваплы башкаручы (2021).

250 дән артык публикация, шул исәптән 6 монография, 28 укыту-методик һәм 220 фәнни мәкалә авторы.

Хезмәтләре

ХХ гасыр татар шигъриятендә Тукай. Казан, 2002.

ХХ гасыр татар шигъриятендə символлар. Казан, 2011.

ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы: югары уку йортлары өчен дәреслек. Казан, 2011 (автордаш).

Система образов-символов в татарской поэзии первой половины ХХ века. Казан, 2018.

ХХ гасырның беренче яртысы татар поэзиясе: стиль һәм образлы сурәт тудыру үзенчәлеге. Казан, 2020.

ХХ гасырның икенче яртысы татар шигърияте: традицияләр һәм яңачалык. Казан, 2021.