Кама елгасының түбәнге агымыннан төньяктарак, көньяк-көнбатышта Идел һәм көнчыгышта Вятка елгалары арасында.

Мәйданы 17,9 мең км2.

Рус платформасының Идел-Урал антеклизасы чикләрендә. Платформаның фундаменты архей һәм протерозойның кристаллик токымнарыннан тора, көнчыгышта 1550 м дан, көнбатышта 1800 м дан тирәндәрәк ята һәм девон, ташкүмер, Пермь, неоген һәм дүртенчел системаның диңгез һәм континенталь утырмалары белән капланган.

Өске катламы югары Пермь утырмаларыннан хасил булган: елга үзәннәренең сөзәклекләре – Казан ярусы токымнарыннан (известьташлар, доломитлар, шулай ук көнчыгышта Бәләбәй свитасының комташлары һәм балчыклары), субүләрләр татар ярусының континенталь утырмаларыннан (комташ һәм известьташ катламнары белән мергель һәм төрле төстәге балчыклар) гыйбарәт. Идел, Казансу, Мишә елгаларының борынгы үзәннәре плиоценның ком-балчыклы катламнарыннан ясалган, елга террасалары дүртенчел системаның аллювиаль токымнарыннан (ком, чуерташ, балчык) тора, сөзәк битләре делювиаль-солифлюкцион балчыклы-вакташлы утырмалар белән капланган.

Идел, Казансу һәм Илләт елгаларының югары террасаларының комнары урыны белән дюналар хасил итә.

Көнбатыш Кама алды рельефы елга үзәннәре, сыза һәм ерымнар белән бүлгәләнгән тигезлектән гыйбарәт. Рельефның абсолют биеклеге 53-228 м, уртача 150 м тирәсе тәшкил итә. Тигезлекнең калкулыклы урыннары (200-220 м) тектоник структуралар белән бәйле – көнбатышта Вятка өелмәсенең түбәнәеп баручы көньяк өлеше һәм көнчыгышта Татар гөмбәзенең төньяк күтәрелмәсе. Бу калкулыклар арасында 180-200 м биеклектәге тигезлекләр ята. Көньяк-көнбатышта Иделнең уңъяк террасалары 60-130 м абсолют биеклектә киң полоса булып (20-25 м га кадәр) сузылган. Көнбатыш Кама алды өчен тыгыз (0,36 км/км2) ерымнар челтәре хас, бу ТРдагы уртача күрсәткечтән 1,5 тапкырга артык.

Территориянең 50% ында туфрак эрозиясе таралган. Идел һәм Казансу үзәннәрендә, шулай ук Вятка өелмәсе зонасында карст, ә Кама һәм Вятка үзәннәренең сулъяк текә сөзәклекләрендә шуышма процесслары көчле үсеш алган. 

Көнбатыш Кама алды климаты чагыштырмача дымлы һәм салкынча җәй, уртача салкын һәм карлы кыш белән аерыла. Гыйнварның уртача температурасы көньяк-көнбатышта -13,5°C тан төньяк-көнчыгышта -14,3°C ка кадәр, июльдә – төньякта 18,6°C тан көньякта 19,6°C ка кадәр үзгәрә. Абсолют минималь температура -48°C (1978, Арча), абсолют максималь – 38°C (1971, Казан). Салкын булмаган чор 120 дән (төньяк-көнбатышта) 150 көнгә (көньякта, Куйбышев сусаклагычы тирәсендә) кадәр сузыла. Еллык атмосфера явым-төшемнәренең күләме 490-540 мм, шул исәптән җылы чорда 330-360 мм. Кар капламының калынлыгы 36-47 см.

Төбәк территориясе Иделнең сул кушылдыклары белән дренажлана: төньяк-көнбатыш чиктә – Илләт һәм аның кушылдыгы Ашыт, көнчыгышка таба – Казансу елгасы. Үзәк һәм көньяк өлештә Каманың уң кушылдыклары – Мишә, Бырыс, Әшнәк, Бәтке, Суша, Шомбыт, Бөрсет ага. Төбәкнең төньяк-көнчыгыш өлеше Вятка елгасы бассейнына (кушылдыклар – Шыя, Бөре, Шушма) карый. Елга челтәренең уртача тыгызлыгы 0,32 км/км2. Биредә, аеруча төбәкнең көнбатыш өлешендә, тирән күлләр күп – Раифа, Осиново, Тирән күл, Зәңгәр күлләр, Кабан, Архиерей күлләре һәм башкалар.

Көнбатыш Кама алдында төбәкнең иң уңдырышлы аксыл соры һәм соры урман туфраклары өстенлек итә (авыл хуҗалыгы җирләренең якынча 70% ын алып тора). Кәсле-көлсу (17%) һәм кәсле-карбонатлы (5%) туфраклар яссы субүләрләрдә таралганнар. Территориянең сөрүле җире 61-86% тәшкил итә. Уртача урманлылык 16,6%, иң азы – Әтнә (4%), иң күбе Мамадыш (28%) районнарында. Файдалы казылмалардан төзелеш чималы запаслары зур. Известьташ, доломит, балчык, комташларның эре чыганаклары эшкәртелә. Мишә үзәнендә торф, сапропель запаслары билгеле.

ТРдагы аеруча сакланулы табигать территорияләренең күбесе Көнбатыш Кама алды төбәгендә билгеләнә: Идел-Кама саклаулыгы; табигать тыюлыклары: Ашыт, Зәңгәр күлләр, «Иске тегермән», табигать истәлекләре: урманнар – «Соколка урманы», «Казансу башы», «Утыртылма урман», Семиозерка урманы, Порфирьев акчыршылыгы һәм башкалар; ботаник – Яңасала сөзәклеге, Остачы сөзәклеге һәм башкалар; зоологик – Курса һәм Сумка соры челән колонияләре, Күл акчарлаклары колониясе; ландшафтлы – Кукмара тавы, «Терлек таулары», ерым-сызалар системасы: «Фәхри яры», «Кишәнгер», «Никольский» һәм башкалар; 10 елга (Казансу, Мишә, Бөрсет, Лубян, Шушма һәм башкалар), 18 күл (Аккүл, Кавал күле, Архиерей, Куян күле, Чиста күл, Саламык күле һәм башкалар).

Кыргый хайваннарның кәсәбәчелек төрләре санын арттыру һәм аларны саклау максаты белән, аучылык тыюлыклары (Сорнар, Шомбыт, Столбище, Мишә, Саба) оештырылган.