Табигатьне саклау, фәнни-тикшеренү һәм экологик агарту учреждениесе.

1960 елда Казан Идел аръягының уникаль табигать экосистемаларын саклау максатында оештырыла. Идел елгасының борынгы алювиаль террасаларында урнашкан. Раифа һәм Саралан участокларыннан тора.

Раифа участогы Яшел Үзән районында, Казаннан 25 км көнбатыштарак. Мәйданы 5921,2 га. Территория урта дүртенчел системаның Идел террасасын алып тора һәм сөзәклекләре рельефның борынгы эрозия, упкынлы һәм эол формалары белән катлауланган казансыман түбәнлектән гыйбарәт. Берничә күл бар.

Иң зурысы Раифа күле (32,3 га), аның яры буенда Раифа Богородица монастыры (XVII йөз) урнашкан. Раифа түбәнлегенең үзәк өлешен алып торучы Сәр-Болак һәм Сумка елга үзәннәренең абсолют билгеләре 60-65 м, участокның төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш кырый нокталарында – 110 һәм 105 м.

Ком, комсыл һәм балчыксыл токымнардан яралган, нигездә, кәсле-көлсу туфрак. Казанлык битләүләрендә туфракның механик составы буенча өстән аска закончалыклы бүленеше (авырраклардан башлап җиңелләргә таба) күзәтелә.

Үсемлек капламы шуңа ярашлы рәвештә бүленә: имән белән юкәдән торучы киң яфраклы урманнар – юкә һәм чыршыдан торучы ылыслы – киң яфраклы урманнар, ә аннан соң нарат урманнары, ягъни Россиянең Европа өлешендәге барлык урман зонасы киңлекләре кабатлана. Участок составына керүче элекке монастырь урманнары Көнчыгыш Европада иң борынгылардан санала. Киң яфраклы урманнарның үлән капламы өчен язгы эфемероидлар һәм куе үләнлек хас: сәрдә, күпьеллык зибык уты, Европа тайтоягы, имәнсәр йолдызагы, үрмәле колмак һәм башкалар. Ылыслы урманнар тайга табигатенә охшаш. Агачлар төбендә төньяк Линней үләне, сыңар чәчәк, киң яфраклы цинна, күләгә миләүшәсе, каеш яфрак, сәхләбчәләр, плауннар үсә. Түбәнлекләрне арктобореаль үсемлекләр: җиңсәле мамыкбаш, акчыл, күк җиләк, мүк җиләге, шейхцерия, түгәрәк яфраклы чыклыут, күрәннең төньяк төрләре үскән сфагнум мүкле сазлыклар били; комлы дюналар түбәләрендә – лишайниклар, аю табаны, рус ракитнигы, тау бөҗәк чәчәге, ачык йокы үләне үсә. Хайваннардан: гади көрәнтеш, гади шолган, соры һәм кызыл кыр тычканнары, тиен, сусар, ак куян, поши, суер, боҗыр, озын койрыклы ябалак, өч бармаклы тукран, җизбаш, соры гөберле бака очрый; 1996 елда кабат кондыз кертелә.

Саралан участогы Лаеш районында Кама елгасы тамагында урнашкан. Мәйданы 4170 га, аннан тыш Куйбышев сусаклагычы акваториясенең 1353 га мәйданы керә.

Территория нарат урманнары биләгән «утрау» (соңгы дүртенчел системаның Идел буе террасаларының сусаклагыч суы астында калган комлы таулары, абсолют билгесе 60-70 м) һәм киң яфраклы урманнардан торган «материк» өлешләргә (100-120 м абсолют билгеләре белән урта дүртенчел система террасасы) бүленә.

Каен һәм усак катнаш урта яшьтәге агачлыклар өстенлек ала. Урманнарда чыршы юк, наратлыклар далалашкан. Идел буе сөзәклекләрендә каурый кылган, күгелҗем келерия, дала чиясе, чәнечкеле чия, җете кызыл татлы тамыр үсә. Хайван төрләреннән: урман йоклачы, үр куяны, бурсык, кәҗәболан, кабан дуңгызы, көртлек, гади урман күгәрчене, һөд-һөд кошлар, гади кара елан яши. Участокның кушылдык һәм култыклары корбан балык, сазан, чуртан, судак, шамбы (налим) балыкларының сусаклагычтагы иң эре уылдык чәчү урыннары булып тора. Язгы очып кайту һәм көзге китү вакытларында каз, үрдәк, шөлди көтүләре туктала. Елга каракошының (Халыкара табигатьне саклау союзының Кызыл китабына кертелгән) Европада иң тыгыз оялау урыннарының берсе шушы участокта. Шулай ук су яны биотоплары өчен янутсыман эт, Америка чәшкесе, соры челән, зур күлбога, елга акчарлагы, кыр үрдәге, чытырдавык чүрәкәй, саз карчыгасы, яр чыпчыгы, камыш чыпчыклары хас.

Саклаулык территориясендә барлыгы: көпшәле үсемлекләр – 850 төр, мүкләр – 170, суүсемнәр – 400, лишайниклар – 120, гөмбә – макромицетлар – 750, имезүчеләр – 56, кошлар – 200, сөйрәлүчеләр – 6, җир-су хайваннары – 11, балыклар – 30, умырткасызлар – берничә дистә мең төр саклана. Шулардан РФ Кызыл китабына кертелгәннәр: үсемлекләр – 3 төр, гөмбәләр – 9, хайваннар – 11; ТР Кызыл китабына кертелгәннәр: үсемлекләр – 156, гөмбәләр – 27, хайваннар – 128.

Саклаулык көчле антропоген тәэсир астында яши. Саклаулык сулыкларының ләмләнүенә һәм пычрануына китерүче эрозия процесслары аеруча куркыныч. ТР Министрлар Кабинеты карары (1995) буенча саклаулык тирәли саклау зонасы булдырылган.

Саклаулык (хәзерге Раифа участогы территориясендә) оештыруда беренче омтылышны 1917 елда А.Я.Гордягин ясый. 1927 елда ТАССР хөкүмәте тарафыннан Татарстан милли саклаулыгы (769 га), 1943 елда – Раифа саклаулыгы (3468 га) проекты раслана. А.Е.Арбузов, В.И.Баранов, Н.А.Ливанов, Д.И.Морохин, В.А.Попов, В.С.Порфирьев Идел-Кама саклаулыгын оештыруда мөһим роль уйныйлар. 1921 елда Идел-Кама саклаулыгы дендрарие оеша, аның коллекциясендә Европа, Азия һәм Төньяк Америкадан китерелгән агач-куак үсемлекләренең 400 дән артык төре, сорты һәм формасы исәпләнә; саклаулыкта табигать музее булдырылган.

Саклаулык табигатен өйрәнү Идел-Кама саклаулыгының фәнни бүлеге тарафыннан алып барыла. Саклаулык экосистемасының төп компонентларын мониторинг күзәтүләр «Табигать елъязмасы» («Летопись природы») дип аталган махсус отчетта ел саен гомумиләштерелә. Тикшеренү нәтиҗәләре экологик фаразлау, табигатьне саклауның фәнни нигезләрен эшләү, төбәкнең табигый ресурсларын рациональ файдалану һәм яңадан җитештерү өчен кулланыла.

2005 елдан ЮНЕСКОның «Кеше һәм биосфера» дигән халыкара программасында катнаша. Саклаулыкта Казан университеты, ТР Фәннәр академиясе институтлары, Татарстан урман тәҗрибә станциясе, ТР һәм РФнең башка фәнни учреждениеләре галимнәре тикшеренүләр үткәрәләр. Казан вузлары студентлары биология, география һәм экология буенча 2 стационарда кыр практикасы үтә. «Труды» (1968, выпуск 1; 1972, выпуск 2; 1977, выпуск 3; 2001, выпуск 4) басмасы чыгарыла.

slide

Европа кондызы

Юкә урманы

Чыршы кушылган мүкле нарат урманы

1 / 3