- РУС
- ТАТ
Хәрби эшлекле, инфантерия генералы
1851 елның 17 августы – 1918 ел, Мәскәү шәһәре.
Дворяннар нәселеннән.
2 нче Константин хәрби училищесен (Санкт-Петербург, 1871), Генераль штабның Николай академиясен (Санкт-Петербург, 1878) тәмамлый.
1871 елдан хәрби хезмәттә. 1878–1880 елларда Көнбатыш Себер хәрби округы, 1880–1983 елларда Омск хәрби округы, 1885–1887 елларда 2 нче Кавказ армия корпусы штабларында. 1883–1885 елларда Җидесу өлкәсе (Урта Азия) гаскәрләре командующие каршында штаб-офицер.
1887–1890 елларда Карс кальгасы (Кавказ арты) штабы, 1890–1895 елларда пехота һәм гренадерлар дивизияләре штабы, 1895–1899 елларда Байкал аръягы гаскәрләре штабы башлыгы. 1899–1904 елларда бригада командиры, 1904–1906 елларда пехота дивизиясе башлыгы, 1906–1907 елларда гренадерлар корпусы командиры.
1907–1912, 1915–1917 елларда Казан хәрби округы гаскәрләре командующие. 1912 елдан Хәрби совет әгъзасы (Санкт-Петербург). 1914–1915 елларда Мәскәү Хәрби округы гаскәрләре командующие.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң Казанда кулга алына, отставкага җибәрелә. Мәскәүдә яши.
Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе карары нигезендә атып үтерелә.
Список генералам по старшинству на 1914 год. СПб., 1914.
Залесский К.А. Кто был кто в Первой мировой войне. М., 2003.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.