- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1990), ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1995)
1920 елның 17 октябре, Бөгелмә кантоны (хәзерге Лениногорск районы) Сарабиккол авылы – 2018 елның 8 ноябре, Мәскәү, Казанда җирләнгән.
Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтын тәмамлый (1946, Мәскәү).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1947–1948 елларда Маргилан шәһәре хезмәт ияләре депутатлары башкарма комитеты секретаре, 1948–1949 елларда Фирганә шәһәр прокуратурасы тикшерүчесе (Үзбәкстан).
1949–1951 елларда Таҗикстан ССР Министрлар Советы каршындагы Сәнәгый хезмәттәшлек идарәсендә юрист-консультант.
1951–1953 елларда Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Сталинабад филиалында өлкән укытучы, директор.
1953–1958 елларда Таҗик университетында, 1958–1959 елларда Казан авиация институтында укыта.
1959–1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында мәктәпләр һәм фән бүлеге мөдире.
1960–1961 елларда Казан педагогия институтында марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире.
1961–1973 елларда Казан университетында, 1973–1979 елларда Мәскәү гражданнар авиациясе инженерлары институтында укыта.
1979 елдан Мәскәү консерваториясендә, 1981–1985 елларда марксизм-ленинизм кафедрасы профессоры.
1987 елдан Россия гуманитар университетында (Мәскәү): КПСС тарихы (1988 елга кадәр), 1988–1990 елларда сәяси икътисад һәм фәнни коммунизм, 1990–1992 елларда икътисад һәм социаль-сәяси фикер, 1992–1993 елларда икътисади тәгълиматлар тарихы, 1993–1997 елларда философия һәм хуҗалык социологиясе, 1997–1998 елларда – икътисади теорияләр, 1998 елдан социология кафедралары профессоры.
Хезмәтләре Октябрь революциясе, совет крәстияннәре тарихына, философиягә һәм милек социологиясенә, милли-мәдәни мохтарият, Россияне һәм Татарстанны реформалаштыру мәсьәләләренә карый.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Подъём материального благосостояния крестьянства – важнейшее условие укрепления союза рабочих и крестьян. Сталинабад, 1957.
Лучше правда. Казань, 1990.
Социализм и перестройка. М., 1990.
Россия перед выбором: «Восток?», «Запад?», «Особый путь?». Казань, 1995.
Откуда и куда идешь, Россия? М., 1996.
Философия и социология собственности: Русские и татарские реалии. М., 2002.
Книга, задуманная как «некоммутистический манифест граҗданского мира» или «мечта идиота». М.,2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.