Биографиясе

Гомер еллары: ?–1503.

Тарихчы М.Г.Худяков аны «...тирән акылга, хәйләкәрлеккә, көчле ихтыярга ия һәм ... бик намуслы кеше» буларак билгеләп үтә.

Мөхәммәдәмин ханга каршы булган «көнчыгыш» партиянең башында тора, аны бәреп төшерүгә булышлык итә. Казан тәхетенә Себер патшасы улы Мамыкны чакыра. Алар арасында килеп чыккан каршылыклар аркасында кулга алына.

Төрмәдән азат ителгәннән соң Колмөхәммәд Мамык ханның Арчага оештырылган явында катнаша, яу вакытында башка Казан бәкләре белән бергә ханны калдырып китә, Казанга кайта һәм аксөякләр өнәмәгән ханны бәреп төшерүне оештыра.

Мәскәү яклылар тарафына күчеп һәм Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен җайга салып, ул Казанга Мөхәммәдәминне кайтаруга каршы чыга.

Габделлатыйф хан идарә иткән чорда (1495–1502) Колмөхәммәд илнең сәяси тормышында әһәмиятле роль уйнавын дәвам итә. Хан белән үзара каршылыклар килеп чыгу аркасында 1501 ел ахырында Колмөхәммәд Мәскәүгә китә, шуның нәтиҗәсендә Габделлатыйф хан бәреп төшерелә.

Мөхәммәдәмин хан тәхеткә кайтканнан соң Колмөхәммәд җәзалап үтерелә.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVII вв. Казань, 1995.

Автор – И.Р.Вәлиуллин