Француз теленнән rayon – сызык, радиус.

Тарихы

ТАССРда беренче 8 район БҮБК Президиумының 1927 ел 14 февраль карары белән гамәлдәге кантоннар бүленеше җирлегендә төзелә. Зөя кантоны Зөя, Тәмте, Кайбыч (1927 елның 1 августына кадәр – Ульянково) һәм Норлат (1927 елның 1 августына кадәр – Норлат-Ачасыр) районнарына бүленә.

Лаеш кантоны да таркатыла, аның территориясендә Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары (Лаеш кантонының районнар составына кермәгән өлеше Арча һәм Мамадыш районнарына бирелә) оештырыла.

Арча кантонының көньяк-көнбатыш волостьларының бер өлешеннән – Казан авыл районы (1927 елның 1 августыннан – Воскресенский), Алабуга кантонының төньяк-көнчыгыш өлешеннән Әгерҗе районы төзелә. 1930 елның 10 августында БҮБК Президиумының ТАССРда яңа административ бүленеш турындагы карары кабул ителә, бу карар буенча моңарчы булган кантон, волость һәм аерым районнарга бүленү тулысынча районнарга бүленеш белән алмаштырыла.

Булган 8 районга өстәмә 38 район: Аксубай, Актаныш, Акташ, Алабуга, Алексеевск, Апас, Арча, Әлки, Әлмәт, Әтнә (1938 елның 25 мартыннан – Тукай), Баулы, Беренче Май, Биләр, Бондюг, Бөгелмә, Буа, Дөбъяз, Кама Тамагы, Красный Бор, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Октябрь (1997 елның 10 декабреннән – Нурлат), Питрәч, Саба, Сарман, Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр – Куйбышев), Тәкәнеш, Тәтеш, Тымытык (1931 елның 20 октябреннән – Азнакай), Түнтәр (1932 елның 2 мартыннан – Балтач), Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай), Чистай, Чүпрәле, Ширәмәт, Шөгер (1959 елның 12 октябреннән – Лениногорск), Яңа Чишмә районнары оештырыла. 1930 ел ахырына 46 район исәпләнә.

1931–1935 елларда ТАССРда административ-территориаль бүленеш үзгәрә. БҮБК Президиумының 1931 ел 20 гыйнвар карары нигезендә Бондюг районы Алабуга районы составына кертелә, 1931елның 20 октябрендә Зөя һәм Тәмте районнары таркатыла, алар урынына Югары Ослан районы оештырыла (бетерелгән районнардагы авылларның бер өлеше Апас, Нурлат, Кама Тамагы районнарына бирелә), 1932 елның 1 гыйнварында Тәкәнеш районы таркатыла, аның бер өлеше Мамадыш һәм Кукмара районнарына кушыла. 1934 ел ахырына ТАССРда 43 район була.

Районнар бүленү белән, 1935, 1938 һәм 1944 елда яңа районнар барлыкка килә, аларның иң күп чагы 1940 еллар ахырына туры килә.

БҮБК Президиумының 1935 ел 25 гыйнвар карары нигезендә тагын 17 район: Бондюг (Алабуга һәм Красный Бор районнарының бер өлешеннән), Будённый (1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы; Буа һәм Чүпрәле районнарыннан), Биектау (Арча, Дөбъяз, Питрәч, Казан авыл районнарыннан), Ворошилов (1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл; Минзәлә, Сарман, Чаллы районнарыннан), Зәй (Акташ, Сарман, Чаллы, Ширәмәт районнарыннан), Калинин (Акташ, Минзәлә, Мөслим районнарыннан), Кызыл Армия (Чистай районыннан), Кызыл Йолдыз (Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба районнарыннан), Кызыл Юл (1956 елның 18 июленнән – Тукай; Арча, Әтнә, Балтач районнарыннан), Кузнечиха (Әлки, Спас районнарыннан), Яңа Писмән (1955 елның 18 августыннан – Лениногорск; Әлмәт, Бөгелмә, Шөгер районнарыннан), Тәкәнеш (Кукмара, Мамадыш, Саба районнарыннан), Тельман (Аксубай, Биләр, Октябрь районнарыннан), Тәмте (Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарыннан), Тымытык (Азнакай, Мөслим, Сарман районнарыннан), Теләче (Арча, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба районнарыннан), Ютазы (Азнакай, Баулы, Бөгелмә районнарыннан; 1958 елның 28 февраленнән район үзәге – Урыссу шәһәр тибындагы поселогы) районнары оештырыла.

РСФСР Югары Советы Президиумының 1938 ел 4 август Указы белән Казан авыл районы таркатыла, һәм Столбище (Казан авыл, Лаеш, Питрәч районнарының бер өлешеннән), Юдино (1958 елның 16 июленнән – Зеленодольск; Казан авыл һәм Дөбъяз районнарыннан), Олы Тархан (Тәтеш һәм Будённый районнарыннан), Чепья (Балтач районыннан) районнары төзелә. 1938 ел ахырына районнар саны 63 кә җитә.

РСФСР Югары Советы Президиумының 1944 ел 19 февраль Указы нигезендә ТАССРда 12 район бүлгәләнеп 7 яңа район: Подберезье (Кайбыч районының бер өлешеннән), Чүриле (Арча, Саба районнарыннан), Корноухово (1946 елның 5 апреленә кадәр – Солтан; Балык Бистәсе, Лаеш районнарыннан), Юхмачы (Әлки, Кузнечиха районнарыннан), Ямаш (Яңа Чишмә, Акташ районнарыннан), Матвеевка (Минзәлә, Калинин районнарыннан), Морт (1944 елның 8 июненә кадәр – Костенеево; Алабуга районыннан) районнары оештырыла. 1940 еллар уртасына ТАССРда 70 район исәпләнә.

1950 еллар уртасында административ берәмлекләр саны кими башлый. РСФСР Югары Советы Президиумының 1954 ел 22 ноябрь Указы белән Корноухово, Матвеевка, Морт районнары; 1956 ел 17 май Указы белән Подберезье, Чүриле; 1956 ел 7 декабрь Указы белән Юхмачы, Ямаш; 1958 ел 16 июль Указы белән Кызыл Армия, Тельман, Тәмте, Тымытык, Чепья; 1959 ел 26 март указы белән Акташ, Кызыл Йолдыз, Лениногорск, Столбище; 1959 ел 12 октябрь Указы белән Әтнә, Олы Тархан, Калинин, Теләче, Чынлы, Яңа Юл; 1960 ел 28 октябрь Указы белән Красный Бор һәм Кузнечиха районнары бетерелә.

Партия һәм дәүләт җитәкчелеге органнарының җитештерү принцибы буенча тамырдан үзгәртеп корылуы сәбәпле, районнар авыл һәм сәнәгать районнарына бүленә. РСФСР Югары Советы Президиумының «Татарстан АССРда районнарны берләштерү турында»гы 1963 ел 1 февраль Указы нигезендә ТАССРда 29 район: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Апас, Әлки, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Беренче Май, Биектау, Биләр, Бондюг, Дөбъяз, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Норлат, Тәкәнеш, Тукай, Чүпрәле, Ширәмәт, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә районнары таркатыла.

Алар урынына, берләштерелеп, чикләре үзгәргән 17 авыл районы: Алабуга (Әгерҗе, Бондюг, Алабуга районнары тулысынча; Әгерҗе шәһәре һәм Бондюг шәһәр тибындагы поселогы керми, алар Алабуга шәһәр советы карамагына бирелә), Арча (Арча, Балтач, Тукай районнары тулысынча; Биектау районының бер өлеше), Әлмәт (Азнакай һәм Әлмәт районнары тулысынча; Азнакай шәһәре һәм Актүбә шәһәр тибындагы поселоклары керми, алар Әлмәт шәһәр советы карамагына күчә; Беренче Май, Зәй, Яңа Чишмә районнарының бер өлеше һәм Рус Акташы шәһәр тибындагы поселогы), Бөгелмә (Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнары тулысынча; Баулы, Карабаш, Урыссу шәһәр тибындагы поселоклары керми, алар Бөгелмә шәһәр советы карамагына бирелә), Буа (Кайбыч, Чүпрәле районнары тулысынча; Апас һәм Буа районнарының бер өлеше), Зеленодольск (Дөбъяз, Зеленодольск, Норлат, Югары Ослан районнары тулысынча; Васильево, Карамалы Тау, Юдино шәһәр тибындагы поселоклары керми, алар Зеленодольск шәһәр советы карамагына күчә; Биектау районының бер өлеше), Куйбышев (Әлки һәм Куйбышев районнары тулысынча), Лениногорск (Лениногорск районы тулысынча; Беренче Май районының бер өлеше; Зелёная Роща һәм Шөгер шәһәр тибындагы поселоклары), Мамадыш (Мамадыш районы тулысынча; Балык Бистәсе, Тәкәнеш районнарының бер өлеше; Лубян шәһәр тибындагы поселогы), Минзәлә (Актаныш һәм Минзәлә районнары тулысынча; Мөслим районының бер өлеше; Дербёшка шәһәр тибындагы поселогы), Октябрь (Аксубай, Октябрь районнары тулысынча; Беренче Май, Биләр районнарының бер өлеше), Питрәч (Лаеш, Питрәч районнары тулысынча; Биектау, Балык Бистәсе районнарының бер өлеше; Лаеш шәһәр тибындагы поселогы), Саба (Кукмара, Саба районнары тулысынча; Тәкәнеш районының бер өлеше; Кукмара һәм Шәмәрдән шәһәр тибындагы поселоклары), Сарман (Сарман районы тулысынча; Зәй һәм Мөслим районнарының бер өлеше), Тәтеш (Кама Тамагы, Тәтеш районнары тулысынча; Апас һәм Буа районнарының бер өлеше; Кама Тамагы һәм Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселоклары), Чаллы (Чаллы районы тулысынча; Зәй һәм Ширәмәт районнарының бер өлеше; Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Зәй шәһәр тибындагы поселоклары Чаллы шәһәр советы карамагына бирелә), Чистай (Алексеевск, Чистай районнары тулысынча; Биләр, Ширәмәт, Яңа Чишмә районнарының бер өлеше) районнары; 1963 елның 27 августында Азнакай (Әлмәт шәһәр советы составыннан чыгарылган Азнакай һәм Актүбә шәһәр тибындагы поселоклары керә) сәнәгать районы оештырыла.

Мондый бүленешнең нәтиҗәсе аз була. 1964 елның языннан районнарны яңадан бүлә башлыйлар. РСФСР Югары Советы Президиумының 1964 ел 4 март Указы белән Алексеевск (Чистай, Куйбышев районнарыннан), Апас (Буа, Зеленодольск, Тәтеш районнарыннан), Әгерҗе (Алабуга районының бер өлешеннән) авыл районнары төзелә; 1965 ел 12 гыйнвар Указы белән Азнакай сәнәгать районы таркатыла, һәм Азнакай (Әлмәт, Бөгелмә районнарыннан), Аксубай (Октябрь районыннан), Актаныш (Минзәлә районыннан), Әлки (Куйбышев районы), Балтач (Арча районы), Балык Бистәсе (Мамадыш, Питрәч районнарыннан), Баулы (Бөгелмә районыннан), Биектау (Зеленодольск, Питрәч районнарыннан), Кама Тамагы (Апас һәм Тәтеш районнарыннан), Кукмара (Мамадыш, Саба районнарыннан), Лаеш (Питрәч районыннан), Мөслим (Сарман районыннан), Түбән Кама (Чаллы, Чистай районнарыннан), Чирмешән (Лениногорск, Октябрь районнарыннан), Югары Ослан (Апас, Зеленодольск районнарыннан) районнары барлыкка килә.

Элек шәһәр советы карамагында булган шәһәр тибындагы поселоклар, шәһәр советларыннан чыгарылып, районнар составына кушыла: Азнакай, Актүбә – Азнакай районында; Дербёшка – Актаныш; Бондюг – Алабуга; Баулы, Урыссу – Баулы; Васильево, Карамалы Тау, Юдино – Зеленодольск; Кама Тамагы, Куйбышев Затоны – Кама Тамагы; Кукмара, Лубян – Кукмара; Лаеш – Лаеш; Түбән Кама – Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Зәй Чаллы районында. Гамәлдәге авыл районнары районнар дип үзгәртелә.

Соңрак РСФСР Югары Советы Президиумының 1966 ел 30 декабрь Указы белән Буа районыннан – Чүпрәле; Әлмәт, Сарман, Чаллы районнарыннан – Зәй (1972 ел 1 ноябрь Указы); Чистай районыннан – Яңа Чишмә (1983 ел 26 апрель Указы), Алабуга районыннан – Менделеевск районы (1985 ел 15 август Указы); ТАССР Югары Советы Президиумының 1990 ел 25 октябрь Указы нигезендә Арча районыннан – Әтнә, Баулы районыннан – Ютазы (1991 ел 6 апрель Указы), Апас районыннан – Кайбыч (1991 ел 19 апрель. Указы), Саба районыннан Теләче районы (1991 ел 4 октябрь Указы) бүленеп чыга.

Татарстанның бүгенге районнары

2010 елда Татарстан Республикасы территориясе 43 районга: Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Алексеевск, Апас, Арча, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Балык Бистәсе, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Түбән Кама, Чирмешән, Чүпрәле, Чистай, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарына бүленә.

Казан һәм Чаллы шәһәрләре дә районнарга бүленә.

Автор – С.А.Фәйзуллин