Тарихы

Авыл 1656 елдан Пустошь Манчи исеме белән мәгълүм; икенче бер мәгълүматларга караганда, авылга XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Чуаш Батрасы, Югары Кече Батрас исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы яңа чукындырылган чуашлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, көпчәк һәм мичкә ясау кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була.

1901 елда үз бинасында Халык мәгарифе министрлыгының катнаш бер класслы училищесе ачыла (чуашлар һәм руслар укый).

XX йөз башында шулай ук су тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете эшли, авыл җәмәгатенең имана җире 910 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 103 хуҗалыкның 18 ендә ат бөтенләй юк, 81 е – бер, ике, 4 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота.

Авыл аша Минзәлә юлы уза.

Авыл Иске Ялан авылының Козмодемьянск чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаши, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Гулкин авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Большевик” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Т.Ковалев), 1950 еллар башыннан – берләштерелгән “Победа” колхозының үзәк утары, 1959 елдан “Рассвет” колхозы составында (Төги авылы).

1991−1996 елларда авыл – “Зәйнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе ярдәмче хуҗалыгының үзәк утары. Бу елларда яңа җитештерү корылмалары, механизаторлар өчен ашханәсе дә булган хакимият-көнкүреш корпусы, пар казаннары бинасы, тегермән, мини-икмәк пешерү йорты, ат фермасы (100 атка исәпләнгән, шул исәптән юртак токымлы чабыш атлары, ат спорты үсеш ала), 2 умарталык төзелә. Урамнар төзекләндерелә, каты капламлы эчке хуҗалык юллары һәм тышкы юллар, 3 күпер, 20 коттедж төзелә.

1997 елдан “Сеспель” җаваплылыгы чикләнгән авыл хуҗалыгы җәмгыяте, 2006 елдан “Гулкин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан “Союз-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Кузай төбәк җитештерү коплексы составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Ит эшкәртү цехы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1970 елда яңа бина төзелә, 2011 елдан Төги тулы булмаган урта мәктәбе филиалы; 2010 елда мәктәп каршында Ю.Л.Архипова тарафыннан этнография һәм тарих-төбәкне өйрәнү музее оештырыла), “Родничок” балалар бакчасы (1993 елдан), клуб (аның каршында 1989 елда С.Д.Инькова тарафыннан “Палан” фольклор коллективы оештырыла, 2017 елдан – халык ансамбле), китапханә (икесе дә – 1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1999 елдан) бар.

Авыл территориясендә 3 чишмә, шул исәптән янында Казан Изге Ана иконасы кәшәнәсе булган “Изге чишмә” төзекләндерелгән.

Иконалы элеккеге кәшәнә баганасы сакланган һәм ул дини бәйрәмнәрне үткәрү урыны булып тора.

Күренекле кешеләре

Г.Ф.Ларионов (1905−1968) – Советлар Союзы Герое, гвардия подполковнигы, штурм авиациясе очучысы, Ленин ордены (ике тапкыр), Кызыл Байрак (дүрт тапкыр) ордены кавалеры; 1996 елда авыл мәктәбе территориясенә бюсты куела.

Халык саны

1859 елда – 273,
1912 елда – 584,
1926 елда – 507,
1938 елда – 413,
1949 елда – 373,
1958 елда – 469,
1970 елда – 415,
1979 елда – 286,
1989 елда – 214,
2002 елда – 324,
2010 елда – 334,
2017 елда – 311 кеше (чувашлар – 70%, руслар – 20%, татарлар – 5%).