Тарихы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына (1743 ел тирәсендә).

XVII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, һөнәрчелек, сәүдә итү таралган була.

XVIII йөз башында мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (беренче мәчет 1735 елда төзелә, 1878 елда яңадан салына, 1931 елда ябыла, бинасы авыл клубына бирелә; икенче мәчет 1939 елда ябыла), мәдрәсә, мәктәп (икенче мәчет каршында, 1887 ел), кыз балалар мәктәбе (1883 ел), 2 су тегермәне, бакалея кибете эшли.

Тайсуган мәдрәсәсе XVIII йөз – XX йөз башындагы иң атаклы мөселман уку йортларының берсе була, анда Батырша һәм башка күренекле дин эшлеклеләре белем ала. XVIII йөздә мәдрәсәнең җитәкчесе һәм мөдәррисе булып күренекле дин эшлеклесе һәм шагыйрь Габдрахман Тайсуганый (1691 − 1763 елдан соң, Тайсуган авылы) эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 2815 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волосте составында. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волостенда. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Тайсуган авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Ярыш” колхозы оештырыла. 1948 елда “Ярыш” колхозы “Алга” һәм “Үзәк” хуҗалыкларына бүленә, ике елдан соң, яңадан “Ярыш” колхозына берләшәләр. 1958 елда “Ярыш” “Ирек” колхозы (Габдрахман авылы) белән берләшеп “Ярыш” колхозы булып кала.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда җидееллык (1961 елда яңа бина төзелә), 1989 елда – тулы булмаган урта, 1999 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1985 елдан), мәдәният йорты, китапханә, мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: Тайсуган туктаулыгы (буралы курган культурасы), I, II Тайсуган туктаулыгы (буралы курган культурасы, безнең эраның I меңьеллыгы).

Күренекле кешеләре

Габделкәрим Исмәгыйль улы Рәмиев (1774−1851) – Оренбург төбәге алтын прискалары хуҗалары, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләр династиясенең нәсел башлыгы, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә;

Г.С.Сәләхетдинов (1920−1975) – гвардия старшинасы, Дан орденының тулы кавалеры.

Халык саны

1746 елда – 46,
1762 елда – 67 ир заты;
1795 елда – 394,
1816 елда – 539,
1859 елда – 1163,
1889 елда – 1450,
1897 елда – 1775,
1910 елда – 2008,
1920 елда – 2282,
1926 елда – 2258,
1938 елда – 1909,
1949 елда – 1514,
1958 елда – 1558,
1970 елда – 1506,
1979 елда – 1249,
1989 елда – 1014,
2002 елда – 1170,
2010 елда – 1229,
2015 елда – 1175 кеше (татарлар).