Биографиясе

1943 елнаң 1 марты, Арча районы Кәче авылы — 2021 елның 19 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1969), «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында (1985–1991, 1989 елдан баш мөхәррир урынбасары), «Идел» журналы редакциясендә (1992–2004) эшли.

2005–2018 елларда «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары, бүлек мөдире.

Иҗаты

«Вакыт чылбыры» (1982), «Җирдә яшим» (1986), «Учтагы песнәк» (1989), «Сүнгән яшен» (1991), «Син һәм мин» (1993) шигырь җыентыклары, «Татарстан референдумы» (2000) тарихи хроникасы авторы. Әсәрләрендә Юныс кискен иҗтимагый-сәяси, милли, әдәп-әхлак, культурология мәсьәләләрен күтәрә. Татар әдәбиятының «Казан утлары» журналында басылып чыккан аеруча танылган әсәрләреннән «Сүнмәс утлар балкышы» (2006) антологиясен төзи.

ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2004).

Әдәбият      

Гыйльманов Г. Сискәндерә торган шигырьләр // Казан утлары. 1990. № 3; 

Галиева Г. Халкым дип яши // Күңелемә якын затлар. К., 2007.