1928 елның 13 гыйнваре, хәзерге Удмурт Республикасы, Можга районы Югары Кватчи авылы — 2007 елның 20 декабре, Мәскәү.

1950 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

1950–1953 елларда Удмурт Республикасы Большеучинск районының баш ветеринария табибе.

1953 елдан Казан ветеринария институтының патологик физиология кафедрасында. 1960 елдан радиобиология бүлеге мөдире, профессор (1970); 1984–1993 елларда Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында радиобиология бүлеге мөдире.

1993–1999 елларда Мәскәү университетының гамәли биотехнология кафедрасы профессоры.

1999 елдан Мәскәү ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясендә радиобиология кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошларының радиация белән зарарлану патогенезына, радиоэкология мәсьәләләренә карый. Киршин тикшеренүләре Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә һәм радиация белән зарарланган җирләрдә терлекчелекне рациональ алып бару өчен файдаланыла. Аз микъдарда нурланышның биологик тәэсирен һәм аны терлекләрнең продукциялелеген арттыру өчен файдалану үзенчәлеген ача.

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1979). Ике «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ветеринарная радиобиология. М., 1987 (автордаш);

Краткий экологический словарь. Саранск, 2000 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины. К., 2006.

Автор – Ә.Х.Фазылҗанов