Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү тарала.

XX йөз башында мәчет һәм мәктәп була. Авыл җәмәгатенең имана җире 736,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Ятмас-Дусай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Якты Чишмә” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Нырты” совхозы (Нырты совхозы поселогы), 1983 елдан – “Дусай” совхозы (Ятмас-Дусай авылы) (1994 елдан – “Дусай” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дусай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002 елдан – “Мишә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Дружба” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Мишә” бүлеге), 2017 елдан – “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1932 елдан, 1983 елдан яңа бинада), клуб (1994 елдан) эшли, “Каим” мәчете (1994 елдан), балалар уен мәйданчыгы бар.

Клуб каршында “Кояшкай” балалар хореография коллективы (2014 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Акай чишмәсе” бар.

1996 елда археография экспедициясе барышында авылда шагыйрь Г.Кандалыйның шигырьләр кулъязмасы (XVIII йөз) табыла.

Халык саны

1782 елда – 40 ир-ат;
1859 елда – 270,
1897 елда – 392,
1908 елда – 443,
1920 елда – 362,
1926 елда – 420,
1949 елда – 330,
1958 елда – 337,
1970 елда – 365,
1979 елда – 307,
1989 елда – 224,
2002 елда – 183,
2010 елда – 147,
2017 елда – 133 кеше (татарлар).