1973 елда «Кызыл Маяк» колхозында (1990 елдан «Зәй» совхозы) мөгезле эре терлек симертү буенча төзелгән район хуҗалык­ара берләшмә җирлегендә 1998 елда оештырыла.

2003 елдан «Зәй шикәре» агрофирмасы» җәмгыяте составында.

Үзәк утары – Поручиково авылы; Зур Батрас, Канаш, Нератовка, Сарапала авылларын берләштерә.

Эшләүчеләр саны якынча 300 кеше.

2002 елда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы – 7338 га, шул исәптән сөрүлек җирләре – 6290 га.

Хуҗалыкның төп тармагы – терлекчелек (ит җитештерү).

4,5 меңнән 8,5 мең башка кадәр мөгезле эре терлек тотыла.

Бөртекле культураларның уңышы (1 га дан ц): 1992 елда – 40,2, 1997 елда – 50,3, 2001 елда – 64,2, 2002 елда – 56,1.

100 га авыл хуҗалыгы җирләренә ел саен 110 ц дан 200 ц га кадәр ит җитештерелә.

Хуҗалык җитәкчеләре: З.Н.Галиуллин (1973–1986 еллар), Ф.А.Вәлиев (1986–1999 еллар); 2000 елдан – А.Н.Лотфуллин.

Автор – И.Н.Афанасьев