Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1659, Мәскәү.

Н.В.Шереметевның оныгы, И.П.Шереметевның энесе.

«Болгавыр заман» чорында Ялган Дмитрий II ягында була, соңыннан К.Минин һәм Д.М.Пожарский ополчениесенә керә (1611–1612).

1620 һәм 1640 елларда Казан төбәгендә: 1623–1624 елларда Зөя воеводасы, 1647–1649 елларда Казанның 1 нче воеводасы.

1645–1646 елларда Юлбасарлык приказы судьясы.

1654–1667 елларда рус-поляк сугышында катнаша. 1654 елда Шереметев җитәкчелегендәге рус гаскәре Полоцк, Витебск шәһәрләрен ала.

Әдәбият   

Барсуков А.П. Род Шереметевых. СПб., 1881. Кн. 4.                        

Автор — Е.В.Липаков