Эчтәлек

XVI – XVIII йөзләрдә Идел буе һәм Урал алды төбәгендә яшәгән татар халкы арасында киң тарала. Абызагайлар хәрәкәте буларак та билгеле.

Абызлар хәрәкәте вәкилләре ислам гореф-гадәтләрен һәм мөселман мәгарифен авылларда аерымланып яшәгән мөселман җәмәгатьләре шартларында саклап калырга омтылалар.

Абызлар хәрәкәте үзәкләштерелгән бердәм көч тәшкил итми, рәсми хакимияттән читләшүгә йөз тоткан дин әһелләре фикеренә бәйле була. Хәрәкәтнең нигезендә мөселман җәмәгатенең мөстәкыйль рәвештә сайланган башлыгы – имам – турындагы караш ята.

Абызлар хәрәкәте татар җәмгыятенең дини һәм интеллектуаль катлауларының нигезен тәшкил иткән.

Рәсми мөселман руханиларыннан аермалы буларак, абызлар хәрәкәте мөселманнарның үз хокукларын яклап чыгуын алга сөрә.

Оренбург Мөселман Диния нәзарәте төзелгәннән соң, абызлар рәсми руханилар карашын кабул итмиләр. XIX йөздә абызлар хәрәкәте татарлар тупланып яшәгән төбәкләрнең кырый районнарында гына кала.

Абызлар хәрәкәте вәкилләре шулай ук «Болгар кала» идеясен – Идел-Урал төбәгендә идеаль мөселман дәүләтен торгызуны яклыйлар. Бу идея шулай ук Батырша күтәрелешендә катнашучылар, Морад мулла һәм шагыйрь Г.Чокрый тарафыннан яклау таба.

XVIII йөз ахырында Рус дәүләтенең дини сәясәте үзгәрү, татарларда милли мәгариф системасы барлыкка килү һ.б. факторлар абызлар хәрәкәтенең XIX йөзнең беренче яртысы тарихи феномены буларак акрынлап юкка чыгуына китерә.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Асар. Казан, 1900. 1 җөзья.

Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: феодализм дәвере. Казан, 1925.

Гайнетдинов М. XVII йөздә татар яңарыш хәрәкәте // Казан утлары. 1976. № 7–8.

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Хабутдинов А. Миллет Оренбургского Духовного собрания в конце XVIII – в начале XIX вв. Казань, 2000.

Автор – А.Ю.Хәбетдинов