Биографиясе

1951 елның 6 гыйнвары, Кукмара районы Яңил авылы — 2014 елның 27 декабре, Казан.

1973 елда Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Иҗаты

Г.Ә.Шәрәфиев Мансур ролендә

«Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин; Гөлфирә ролендә – А.Гайнуллина, Әҗәл – Р.Ш.Шәрәфиев, Әлмәндәр – Ш.Биктимеров

Татар, рус һәм чит ил драматургларының әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә 70 тән артык төрле пландагы роль башкара. Рахманов («Агыйдел», М.Әмир), Степан («Иң кырыйдагы өй», М.Сторожева), Педро («Канлы күләгәләр», Г.А.Боровик), Нургали («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Арлекин («Хатыннар гайбәте», К.Гольдони), Зәйтүн («Синең урыныңа кайттым», Р.Хәмид) кебек зур булмаган рольләре өстендә эшләгән беренче елларында ук актёр иҗади индивидуальлеген ачуга һәм югары профессиональлеген күрсәтүгә ирешә.

Матур тышкы кыяфәте, сәхнәдәге мөлаемлыгы, юмор хисе, сәхнәләштерелә торган әсәрнең стилен һәм жанрын нечкә тоеп эшләү Шәрәфиевкә лирик һәм үткен характерлы рольләрне дә бер үк дәрәҗәдә ышандырырлык итеп башкарырга ярдәм итә. Мәгънәсез Хәйруллин һәм импульсив Касыйм («Кишер басуы», «Мылтык», З.Хәким), дәрәҗәле Илче («Җирән чичән белән Карачәч сылу», Н.Исәнбәт), яхшы, киң күңелле Платон («Баскетболист», М.Гыйләҗев), һавалы Байморат («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт), Шәнгәрәй бай («Арбалы хатыннар», З.Зәйнуллин), Нугайби («Мин ышанам сиңа», Л.Айтуган), Зәйнулла («Люстра», И.Зәйниев), Исмәгыйль («Хан кызы Турандык», К.Гоцци), Баш сакчы («Минем исемем Кызыл», О.Памук) һ.б. образлары шундыйлардан.

Г.Ә.Шәрәфиев Касыйм ролендә

«Мылтык», З.Хәким; Гамбәр ролендә – И.Хәйруллин, Гөлфидә – Д.Нуруллина

Әдәбият   

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005.

Автор — И.И.Илялова