Рационда микроэлементлар артык булу яки җитешмәү терлекләргә зыян сала, аларның үсешен тоткарлый, продуктлылыгын, үрчемлелеген киметә, авырулар китереп чыгара, үлемгә китерә, продукциянең сыйфатын төшерә.

Казан ветеринария медицинасы академиясе галимнәренең (А.П.Онегов, Р.Ә.Әхмәтов, Л.П.Зарипова, Ю.Н.Кәлимуллин, Н.М.Машковцев һ.б.) тикшеренүләре нәтиҗәсендә аерым микроэлементлар җитешмәгәндә матдәләр алмашы бозылу, продуктлылык кимү һәм терлекләрдә аерым төр («энзоотик») авырулар барлыкка килү раслана. ТРда туфракның кобальт, йод, бакыр, селен һәм цинкка чагыштырмача ярлы булуы мәгълүм (кара Микроашламалар). Буаз терлек рационында йод дефициты зоб барлыкка килүгә, зәгыйфь токым тууга яки терлекнең үле яралгы салуына сәбәп булырга мөмкин (Г.В.Домрачев, Н.Җ.Хаҗипов, Л.Г.Замарин, Р.Җ.Корбанов).

Хайваннар ана сөте белән тиешле күләмдәге тимернең 10–15 процентын гына алалар, шуның нәтиҗәсе буларак, яңа туган терлекләр анемиягә дучар була, селен җитешмәү мускуллар авыруы тудыра. Микроэлементлар нормада булсын өчен терлек азыгына төрле минераль премикслар (биологик актив матдәләр кушылмасы) өстәү тимер дефицитын кисәтә һәм организмның тулай резистентлыгын — төрле зарарлы факторларга каршы тора алучанлыгын арттыра.

Микроэлементлар организм тарафыннан үзләштерелсен өчен, аларның хелат формаларын аминокислоталар, пептидлар, аксымнар һ.б. биолигандалар белән куллану отышлы (Х.Ш.Казаков, Э.В.Тен, Р.Г.Бинеев, Г.Ф.Кәбиров, М.Ю.Метлякова, Г.П.Логинов һ.б.).

Әдәбият          

Онегов А.П., Ахметов Р.М. Применение микроэлементов в животноводстве Татарской АССР. К., 1974;

Кабиров Г.Ф., Логинов Г.П., Хазипов Н.З. Хелатные формы биогенных металлов в животноводстве. К., 2004.

Автор — Г.П.Логинов