Административ-территориаль буйсынуы

Авыл 1928 елда күрше авыллардан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Нигез салынган көннән Казан авыл районында. 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Бишнә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Кармыш” колхозы оештырыла. 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан − “Мичурин” яшелчәчелек (үзәк утары Олы Карагуҗа авылында), 1972 елдан − “Бишнә” (үзәк утары Бишнә авылында, 1994 елдан − “Бишнә” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Бишнә-Синтез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) совхозлары, 2004 елдан − авыл хуҗалыгы предприятиесе “Колос-Синтез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыть, 2011 елдан – “Алтын Башак” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2012 елдан “Заволжье” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Ак Барс” холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыятенең “Заволжье” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында (кырчылык).

Халык саны

1938 елда — 141,
1949 елда — 250,
1958 елда — 150,
1970 елда — 156,
1979 елда — 131,
1989 елда — 53,
2002 елда — 47,
2010 елда — 25,
2017 елда — 15 кеше (татарлар).