Биографиясе

1937 елның 26 гыйнварында Әлки районы Түбән Чаллы авылында туган.

1965 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1963 елдан Әлки районының «Актай» совхозы агрономы, 1965 елдан Лаеш районында: «Комсомольский» совхозы агрономы, 1968 елдан «Атабай» совхозы директоры, 1970 елдан авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм бер үк вакытта район башкарма комитеты рәисе, 1976–2001 елларда «Столбище» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры.

Вәлиуллин җитәкчелегендә элиталы орлыкчылыкның матди-техник базасы булдырыла, терлекчелек комплекслары төзелә, игенчелек һәм терлекчелекнең яңа системалары гамәлгә кертелә. 1 га дан 50 ц дан артык бөртекле уңыш, 1 сыердан 3000 кг сөт савып алына; тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы игенчелек һәм терлекчелектә алдынгы алымнарны һәм хезмәтне оештыруның яңа формаларын гамәлгә кертү мәктәбенә әверелә.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге уҗым бодаеның кышкы шартларга һәм корылыкка чыдам «Казан-84», «Мишә-2» сортларын чыгарган һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Дуслык орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Углубление пахотного слоя // Зерновое хозяйство. 1980. № 4 (автордаш).

Как повысить питательность кормов. Казань, 1981 (автордаш).

Интенсификация возделывания зерновых культур в Татарии. Казань, 1987 (автордаш).