Биографиясе

1870 елның 1 феврале, Петербург — 1942 елның 24 ноябре, Новосибирск.

Хәрби-медицина академиясен тәмамлаганнан соң (1893), патологик анатомия кафедрасында профессор К.Н. Виноградов карамагында калдырыла.

1896, 1902 елларда Берлин университетында, Фрейбургта, Парижда фәнни командировкаларда була.

1894–1908 елларда академиядә укыта, бер үк вакытта, 1902 елда, Петропавел хастаханәсе (хәзер Эрисман исемендәге) һәм хатын-кызлар медицина институты (хәзер 1 нче Санкт-Петербург медицина институты) клиникасы прозекторы.

1908–1920 елларда Казан университетының патологик анатомия кафедрасы профессоры.

1921 елда Ленинград табибләр белемен күтәрү институтының патологик анатомия кафедрасы профессоры һәм мөдире. Бер үк вакытта 1 нче Ленинград медицина институтында мәхкәмә медицинасы кафедрасына җитәкчелек итә (бүленеп, 1921–1932, 1935–1937 елларда) һәм институтның ректоры була.

Хезмәтләре үпкә ялкынсыну патогенезына карый. Чит аксымның специфик антитәнчекләр белән преципитацияләнүе феноменын ача (1904).

Ленинград мәхкәмә-медицина экспертлары фәнни җәмгыятенең рәисе һәм оештыручысы (1925).

Хезмәтләре

Курс патологической анатомии: Общая часть: В 2 вып. К., 1919–20;

Практический курс патологической гистологии. М.-П., 1924.

Әдәбият           

Хмельницкий О.К. Фёдор Яковлевич Чистович (к 25-летию со дня смерти) // Архив патологии. 1968. Т.30, №6.