Эчтәлек

XIX йөзнең беренче яртысында төзелеп, бик аз санда сакланып калган йортларның берсе. 1837 елда алпавыт Дротоевский өчен архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча төзелә.

Классицизм һәм ампир стильләре архитектурасы өчен типик саналган планировкада кирпечтән һәм агачтан салынган ике катлы агач йорт. 1 нче катта хезмәтчеләр яшәгән. 2 нче катны хуҗалар биләгән, анда зур тәрәзәләре урам якка караган кунак-төшем заллары һәм алардан коридор белән аерылып торган, тәрәзәләре ишегалдына чыккан торак бүлмәләре булган. Алгы якның 1 нче каты сылап агартылган, 2 нче кат такта белән тышланган, тышлыкка агачтан кисеп ясалган бизәкләр беркетелгән. Йортның баштагы торышы үзгәрешләр кичергән.

Әдәбият

Дульский П.М. Классицизм в казанском зодчестве. Казань, 1920;

Остроумов В.П. Казань. Очерки по архитектуре и планировке города. Казань, 1978;

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.                           

Автор–Т.В.Пашагина