Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 900 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Кызылъяр авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Мәдәният

Авыл тирәсендә Иске Чүте туктаулыгы (Черкәскүл культурасы) археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Ш.Нуриева (1956 елда туган) – тел белгече, филология фәннәре докторы.

Халык саны

1816 елда – 26 ир заты;
1834 елда – 52,
1859 елда – 188,
1889 елда – 279,
1897 елда – 376,
1910 елда – 504,
1920 елда – 593,
1926 елда – 430,
1938 елда – 385,
1949 елда – 302,
1958 елда – 272,
1970 елда – 287,
1979 елда – 246,
1989 елда – 115,
2002 елда – 126,
2010 елда – 143,
2015 елда – 140 кеше (татарлар).