Биографиясе 

1888 елның 4 (16) декабре – 1936 ел.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1913 ел).

1913–1921 елларда ветеринария табибе булып эшли.

1922–1930 елларда Мәскәү ветеринария институтында: укытучы, доцент, профессор, микробиология кафедрасы мөдире.

1930–1936 елларда Казан ветеринария институтының микробиология кафедрасы мөдире.

Фәнни эзләнүләренең төп юнәлешләре  – бал кортлары авыруларын, бруцеллез, атлар энцифаломиелитын, авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгын арттыру максатыннан, йогышлы авыру барышында, гистолизатлар куллануны өйрәнү.

Бруцеллезны аллергик диагнозлау өчен – бруцеллин, йогышлы авырудан – вакцина, йорт куяннарын томаудан, дуңгыз балаларын үпкә ялкынсынуыннан дәвалау өчен лизатлар уйлап таба.

Хезмәтләре

К вопросу агглютинации сперматозоидов в нормальной и специфической сыворотке // Уч. зап. Казан. вет. института. 1926. Т. 37, вып. 1.

К вопросу этиологии европейского гнильца // Уч. зап. Казан. вет. института. 1937. Т. 37, вып. 2.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.

Автор – Р.Г.Госманов