1953 елда 8 нче фабрика–завод укыту мәктәбе буларак ачыла, 1957 елдан 8 нче төзелеш училищесы, 1963 елдан 32 нче шәһәр һөнәр училищесы, 1976 елдан 32 нче һөнәри–техник училище, 1997 елдан 32 нче һөнәр лицее, 2007 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, эретеп ябыштыру производствосы, машина төзелеше технологиясе, газ-нефть үткәргечләрне һәм газ-нефть саклагычларны кору һәм эксплуатацияләү, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, икътисад һәм бухгалтер исәбе белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 750 дән артык укучы, 76 укытучы исәпләнә.