Гәүдә озынлыгы 25-40 мм, коңгырт-көрән төстә, канат өслеге ялтырап тора; ата затларның маңгаенда артка бөгелгән озын мөгезе, аркасының алгы өлешендә өч тешле аркылы калкулык бар. Личинкасы С-сыман формада, көрән башлы һәм аркасы күпсанлы аркылы җыерчыклы, 80 мм озынлыкка җитә, үсемлек черемәсе өемнәрендә яши, яфраклы агач куышларында һәм хәтта парникларда яши; кайвакыт үсемлек тамырларына (мәсәлән, виноградка һәм розаларга) зыян китерә. Үсеше 4 ел бара. Мөгезборын коңгыз тундра һәм тайгадан кала барлык җирләрдә очрый. Җәйге җылы кичләрдә оча һәм еш кына яктыга очып килә.

1960 еллар башына кадәр Татарстан территориясендә барлык урында таралган була. Хәзерге вакытта бик сирәк төр. Идел-Кама саклаулыгы территориясендә очрый.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).