- РУС
- ТАТ
Б.э. к. 2 нче меңьеллыкта Урта диңгез буйларының көнчыгышында көн күргән терлекчеләр һәм игенчеләр кабиләләре арасында барлыкка килә. Тулысынча б.э.к. 1 нче меңьеллык башында Иудея сугышыннан соң, яһүдиләрне Палестинадан куып чыгаргач формалаша.
Иудаизм (яһүди) динендәгеләр күзаллавынча, Яхве белән антлы килешү төзегән беренче яһүдинең исеме Авраам булган. Бу килешү буенча, яһүдиләр Яхве тарафыннан җибәрелгән вәхине йөртүчеләр булып санала. Дини тәгълиматның чыганаклары – Тәүрат (Моисейның Бишкитабы), Танах (Иске Гаһеднең 30 китабы) һәм Талмуд (иудаизмның догматик, дини-әхлакый һәм хокукый кагыйдәләр җыентыгы).
Иудаизм тотучы төп халык – һәрвакыт яһүдләр (аларның мәдәнияте формалашуда иудаизм мөһим роль уйный), әмма әлеге дин тарафдарлары арасында башка халыклар вәкилләре дә бар.
VIII йөздә яһүди диненә өндәүчеләр Хәзәр каганлыгында да пәйда була, тиздән бу илдә иудаизм рәсми дин буларак игълан ителә (кара Болан, Обадия). Хәзерге төрки халыклардан караимнар шушы диндә. Иудаизм Россиядә XVIII йөзнең 2 нче яртысында Украинаның уңъяк яр буе җирләре, Белоруссия, Литва һәм соңрак яһүдиләр күпләп яшәгән Польша җирләре Россия империясенә кушылгач тарала башлый. Россиядә иудаизм динендәгеләрне дәүләт хезмәтенә кабул итү, җирләрне хосусый милеккә сатып алу тыела, «утраклык сызыгыннан», ягъни көнбатыш губерналар чикләреннән читтә яшәү хокукы чикләнә. XIX йөздә Россиянең барлык эре шәһәрләрендә яһүдиләр җәмгыятьләре барлыкка килә.
Казанда беренче яһүдиләр (Казан гарнизоны батальоны һәм Адмиралтейство эшче экипажы солдатлары) 1830 елларда күренә башлый. 1847 елда хәрби кануннарга яраклаштырып яһүди солдатларның дини җәмгыяте төзелә; диндәшләре сайлавыннан соң гарнизон командиры әмере белән солдат З.А.Симановский беренче раввин итеп билгеләнә (үз вазифаларын 1875 елга кадәр башкара). Хакимиятләр гыйбадәт кылу өчен махсус йорт билгелиләр. Яһүдиләр җәмгыятенең хәрби рәвеше 1889 елга кадәр саклана. Дәүләт советының яһүдиләргә – махсус әзерлекле һөнәрчеләргә – утрак чикләрдән читтә яшәргә ризалык бирү турындагы фикере Галиҗәнаби расланганнан соң, 1867 елда отставкадагы яһүд солдатларына империянең теләсә кайсы шәһәренә урнашырга рөхсәт биргән закон кабул ителә, шуннан соң Казанда һәм губернада яһүди динендәгеләрнең саны бик тиз арта башлый.
1889 елдан яһүдиләр җәмгыяте гражданлык төсе ала, губерна идарәсе күзәтүендә тора, аның раввиннары һәм башка хезмәткәрләре губернатор тарафыннан (якынча, нәкъ муллаларны билгеләгән кебек) раслана. Гыйбадәт кылу йортын җәмгыять үз хисабына тота. 1914–1915 елларда махсус бина төзелә; яһүдиләр үзләре аны синагога дип атыйлар, әмма Россия империясе кануннарына яраклаштырып, ул гыйбадәт кылу йорты дип исемләнә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында яһүди динен тотучыларның саны көнбатыш губерналардан качып килүчеләр исәбенә шактый күбәя һәм 1917 елга 3 меңнән артып китә. Совет чорында да аларның саны кимеми.
1929 елда синагога бинасы тартып алына, ә 1930 ел ахырында исә яһүдиләр җәмгыяте яшәүдән туктый.
1990 елда Казанда яһүдиләр җәмгыяте яңадан теркәлә, 1997 елда аңарга синагога бинасы кайтарып бирелә. Хәзерге вакытта җәмгыять эшчәнлеге яһүдиләрнең мәдәни һәм хәйрия оешмалары белән тыгыз бәйләнгән.
Автор — Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.