Биографиясе

1916 елның 2 августы, Мамадыш өязе, хәзерге Теләче районы Олы Нырсы авылы – 1991 елның 23 июле, шунда ук.

Хезмәт юлын 1934 елда Теләче районының «Кремль» колхозында колхозчы булып башлый, 1936 елдан шул ук колхозда хисапчы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1942 елдан Теләче районы башкарма комитетында җир эшләре бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм әзерләүләр бүлеге башлыгы (1953 елга кадәр), 1954–1956 елларда рәис урынбасары. 1956–1961 елларда Кызыл Йолдыз һәм Балык Бистәсе районнарында РТС һәм МТС директоры.

1961–1977 елларда Теләче районының Ленин исемендәге Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры. Аның җитәкчелегендә хуҗалык авыл хуҗалыгы культураларының уңышы, бөртекле культуралар, күпьеллык үләннәр һәм бәрәңгенең элиталы орлыкларын җитештерү, игенчелек һәм терлекчелектә интенсив технологияләр кертү буенча республикада алдынгы хуҗалыкка әверелә. Хуҗалыкта югары артымлы эре-ак токымлы дуңгыз, уртача еллык савымы 4000 кг нан артык булган кара-чуар токымлы сыер көтүләре булдырыла.

Г.Г.Галиев сугарулы культуралы болыннар булдыру энтузиастларның берсе.

1963–1967 елларда ТАССРның Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Матвеева Е. Галеев Габделхак Галеевич // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980.