Тарихы

1565–1567 еллардагы чыганакларда Сәетләр авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Большие Ситляры исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе (1901 елда ачыла), бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 379,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Усад авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Новый путь” № 1 колхозы оештырыла. 1950 елда аңа Горький исемендәге колхоз һәм “Ленинский призыв” колхозы (Чубар авылы) кушыла.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1646 елда – 104,
1782 елда – 74 ир-ат;
1859 елда – 291,
1897 елда – 288,
1908 елда – 295,
1920 елда – 286,
1926 елда – 776 (Мишавка, Тимофеевка авыллары халкын да кертеп),
1938 елда – 363,
1949 елда – 291,
1958 елда – 174,
1970 елда – 168,
1989 елда – 117,
2002 елда – 154,
2010 елда – 148,
2017 елда – 162 кеше (руслар).