Биографиясе

1896 ел, Сембер губернасы, Карсун өязе Дракино авылы – 1957 ел, Ташкент.

Ә.В.Алимбәкованың бертуганы.

Казан университетының совет төзелеше һәм хокук факультетын тәмамлый (1931).

1914 елдан Россия армиясендә: баштарак 140 нчы запас укчы полкта, Казанда прапорщиклар мәктәбен тәмамлаганнан соң (1916), 158 нче запас укчы полкта. Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының 1 нче Бөтенроссия съездында катнаша. Беренче аерым Идел буе татар укчылары бригадасын оештыручыларның берсе, 1919 елда әлеге бригаданың 3 нче, 2 нче укчы полклары командиры. 1920–1922 елларда Икенче аерым Идел буе татар укчылары бригадасы командиры, Төркестан фронтының Ташкент мөселман укчылар курслары башлыгы урынбасары, Бохара халык совет җөмһүриятенең хәрби нәзарәт коменданты, хәрби назыйры (халык комиссары), Төркестан АССР милициясе башлыгы ярдәмчесе.

1930 елдан Ташкентта фәнни һәм педагогик эштә.

Сәяси икътисадка караган хезмәтләр авторы.

Әдәбият

Белялов У.Б., Таиров Н.И. Алимбековы. Казань, 1986.

Автор – Н.И.Таиров