Биографиясе

1877 елның 3 сентябре, Орёл шәһәре – 1946 елның 22 декабре, Ленинград.

Петербург университетын тәмамлаганнан соң (1900 ел), Екатеринославск югары тау училищесендә, 1903–1940 елда – Россия Геология комитетында һәм Мәскәү, Ленинград геология институтларында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Пермь һәм ташкүмер утырмаларының борынгы флорасына һәм күмер ятмалары геологиясенә карый.

Чагыштырма анатомик алымнар кулланып, үсемлекләрнең күп сандагы яңа ыругларын һәм төрләрен ача.

Татарстан, Донбасс, Урта Азия һәм башкалар регионнар территориясенең борынгы флорасына нигезле тикшеренүләр үткәрә.

Хезмәтләре

Пермская флора Уральских пределов Ангариды. Ленинград, 1927.