Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Карамалы исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, мәктәп, ат җигүле ярма яргыч, су тегермәне һәм икмәк саклау-сату кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3192 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александровка-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Александровка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Мәдәният» колхозы оештырыла. 1960 елда – «Путь Ленина» колхозына (үзәк утары – Александровка авылы), 1973 елда «Карамалинский» совхозына кушыла (үзәк утары – татар Карамалысы авылы, шулай ук Александровка, Яхшы Каран авыллары керә).

1997–2002 елларда авылда – «Карамалы» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Җәлил» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 елдан «Агросила» акционерлык җәмгыятенең «Карамалы» җитештерү комплексы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә, 1955 елда Александровка урта мәктәбенә кушыла.

Авылда «Иман нуры» мәчете бар (2004 елдан).

Күренекле кешеләре

К.Г.Булатова (1936 елда туган) – шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Х.Мортазин (1964 елда туган) – рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

Р.З.Тимерҗанов (1955 елда туган) – полиция генерал-майоры, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрының беренче урынбасары (1998–2011), РФ Эчке эшләр министрлыгының Алтай крае буенча Баш идарәсе башлыгы (2011–2013), Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор (2013– 2020), Татарстан Республикасының, РФнең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Батырлык, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры;

Ф.З.Шиһапов (1951–2020) – музыкант (труба), педагог, Татарстан Республикасының халык артисты.

Халык саны

1834 елда – 884,
1870 елда – 1027,
1897 елда – 906,
1920 елда – 1301,
1926 елда – 833,
1938 елда – 959,
1949 елда – 666,
1958 елда – 645,
1970 елда – 720,
1979 елда – 627,
1989 елда – 392,
2002 елда – 366,
2010 елда – 340,
2021 елда – 283 кеше (татарлар – 86,6%, руслар – 11%).