Гражданнар сугышы елларында кораллы оешма 1918 елның августында большевиклар хөкүмәте акгвардияче гаскәрләр тылында партизаннар отряды төзү турында карар кабул итә. Партизаннар сугышын оештыру һәм алып бару БҮБК вәкиле И.С.Кожевниковка тапшырыла, отряд комиссары итеп В.Г.Кальницкий, штаб начальнигы итеп Э.К.Тиссэ билгеләнә, отрядның планы Революцион хәрби совет рәисе Л.Д.Троцкий һәм Көнчыгыш фронт баш командующие И.И.Вацетис тарафыннан тикшерелә һәм хуплана.

Отряд, аклар тылында һөҗүмнәр ясап, Кызыл Армиянең хәрәкәттәге гаскәренә ярдәм итәргә тиеш була. Аңа Чаллы авылы тирәсендә Кама елгасыннан ярга чыгу, Уфа губернасының Минзәлә өязен яулап алу һәм Бөре юнәлешендә хәрәкәт итү бурычы куела.

Башлыча, Курск, Түбән Новгород һәм Әстерхан почта-телеграф округларыннан җыелган отрядта барысы 500 кеше исәпләнә. Ул ике пехота ротасыннан, пулемет командасыннан (13 пулемет), артиллерия батареясыннан (3 туп) һәм элемтә командасыннан тора. Отряд, Мәскәүдән 30 сентябрьдә чыгып, 6 октябрьдә Чаллыга килеп җитә һәм шундук походка чыга: 15 октябрьдә – Матвеевка авылын, 16 октябрьдә – Минзәлә шәһәрен, 19 октябрьдә Пучы авылын сугышып ала, 5 ноябрьдә партизаннар Байсар авылына керә һәм Бөгелмә – Уфа – Минзәлә – Бөре трактлары арасындагы позицияләрне ала, нәтиҗәдә Бөрегә илтә торган юл партизаннар карамагына күчә.

Ноябрьдә отрядта сугышчылар саны 12 мең кешегә җитә. Командование карары нигезендә отряд «Партизаннар Кызыл Армиясе» дип атала башлый, 9 мөстәкыйль отряд һәм 2 артиллерия дивизионы итеп үзгәртелә. Отряд командирлары итеп А.М.Козин (1 нче отряд), П.С.Полухин (2 нче отряд), И.С.Душкин (3 нче отряд), И.Ф.Рашевский һәм аның урынбасары С.С.Хәйруллин (7 нче отряд) һ.б. билгеләнә. 7 отряд Татарстан территориясендә хәрәкәт итә. Аларның штаблары Пучы, Ольгино, Олы Чакмак, Кече Чакмак, Рус Шуганы, Александровка һәм Чаллы авылларында урнаша. Ике отряд Башкортстан территориясендә (штаблары Бакалы һәм Иске Корыч авылларында) була.

Отрядта даими төстә контрреволюция, саботаж һәм шпионлык белән көрәш буенча Гадәттән тыш тикшерү комиссиясе эшли. Отряд сугышчылары көчләп продразвёрстка үткәрүгә җәлеп ителә, алар җыйган 200 мең пот ашлык илнең сәнәгать үзәкләренә җибәрелә.

Яулап алынган җирләрдә отрядның сәяси хезмәткәрләре көче белән бик зур агитация-пропаганда эшчәнлеге алып барыла: листовкалар, газеталар чыгарыла. Октябрь революциясенә бер ел тулу уңаеннан төп отрядка «Партизаннар Кызыл Армиясе, И.С.Кожевников экспедициясе» дигән мактаулы революцион байрак тапшырыла.

1918 елның декабрендә партизаннар армиясе Көньяк фронт составына кертелә, аның төп көчләре Курск губернасының Яңа Оскол шәһәре тирәсендә туплана.

1919 елның гыйнварында отрядта 30 мең кеше һәм 6 мең ат була. Купянск, Старобельск, Луганск шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша. Соңрак отряд базасында И.С.Кожевников җитәкчелегендәге 13 нче армия оештырыла. Армия составында Татарстан кешеләре күп була (10 меңнән артык мөселман кешесе исәпләнә).

Автор — А.Насыйров