Барлыкка килүе

Европада архитектура истәлекләрен реставрацияләү теориясе һәм практикасы XV йөздән, антик биналарны саклауга ихтыяҗ тугач үсеш ала; XVIII йөздән шулай ук урта гасырлар истәлекләре дә тарихи хәзинә сыйфатында карала башлый.

XIX йөзнең беренче яртысында архитектура реставрациясе истәлекләрнең төп үрнәкләрен саклау һәм ачыклауның аеруча максатчан булуы белән аерылып тора; бу вакытта архитектура реставрациясе практикасында беренче тапкыр реставрацияләү хезмәтләрен төп нөсхәләрдән аеру өчен башка төрле материаллар һәм формаларның гадиләштерелгән үрнәкләре кулланыла.

XIX йөздә охшашлык буенча реставрацияләү ысулы барлыкка килә.

Көнбатыш Европада реставрация теориясенә һәм практикасы үсешенә иң көчле йогынты ясаучы дип Э.Э.Виолле-ле-Дюк исәпләнә: аның тарафыннан эшләнгән истәлекләр конструкцияләренең төзек хәлдә тотылуы һәм соңрак куелган архитектура өстәмәләренең истәлек тарихы шаһиты буларак саклануы хисабына ныгыту принциплары архитектура реставрациясе өлкәсендә яңалык булып тора.

XIX йөз уртасында Көнбатыш Европада истәлекнең төзелү чорына ят булган үзгәрешләрне бетерү хисабына стилистик бердәмлекне тулысынча торгызуны максат иткән стилистик (романтик) реставрация алымы киң тарала.

Ул чакта архитектура реставрациясе, һөнәр буларак, архитектура гыйлеме һәм гамәле өлкәсеннән аерылып каралмый. XIX йөз ахырында архитектура истәлеге урынында тарихи чынлыгын һәм кыйммәтен югалткан, тышкы яктан аңа охшаш модель хасил иткән стилистик реставрациянең ялгышлык булуы ачыклана.

Россиядә үсеше

Россиянең Европа мәдәниятенә тартыла башлавы белән, XVIII йөз башында үткәннәргә карата кызыксыну көчәя. Пётр I архитектура истәлекләрен саклау турында берничә фәрман чыгара.

Борынгы архитектура төзелешләренең кыйммәтен аңлау XVIII йөз дәвамында реставрация эшчәнлегенең үсешенә китерә, әмма башлангыч чорда ул алдан тикшеренүләр уздырылмаган стилистик реставрация нормаларына тартыла.

XIX йөз ахырында Россиядә реставрация алымнары үсеше Мәскәү археология җәмгыятенең хезмәтләрендә архитектура истәлекләрен реставрацияләү турындагы хисаплар белән бергә бара.

Н.В.Солтанов, А.М.Павлинов, В.В.Суслов һ.б. рус архитектурасының шул чордагы күренекле тикшеренүчеләреннән санала.

XX йөз башында Россиядә вәкилләре Ф.Ф.Горностаев, Д.В.Милеев, И.П.Машков, И.В.Рыльский, Д.П.Сухов булган Европа дәрәҗәсендәге реставрация мәктәбе барлыкка килә. Шушы мәктәп базасында совет чоры реставрациясе башлана.

Аның катгый фәнни принципларда формалашуында И.Э.Грабарь җитәкчелегендәге Үзәк дәүләт реставрация остаханәләре (1920 еллар уртасы) оешмасы мөһим роль уйный. Сугыштан соңгы елларда Бөек Ватан сугышы вакытында фашистлар тарафыннан җимерелгән бик күп истәлекләрне яңадан торгызу зарурлыгы кискен тора. Архитектура истәлекләрен файдалануга ярашлы итеп көйләү аларны саклауның беренчел шартына әверелә.

Дәвамлы үсеш чорында заманча реставрациянең теоретик алшартлары барлыкка килә. Реставрацияләү максатының авторның иҗади күзаллауларын гамәлгә ашыру түгел, ә бәлки архитектура истәлегенең зыян күргән өлешләрен, еллар узу белән барлыкка килгән үзгәрешләрне һәм фәзаи-архитектура мохитендә урнашкан бәйләнешләрне торгызу икәнлеге ассызыклана.

Эш төрләре

Архитектура реставрациясе алдына куелган гомуми таләпнең асылы объектның үзенчәлеген мөмкин кадәр саклап калудан гыйбарәт була. Соңрак барлыкка килгән үзгәрешләр чорның мәдәни үзенчәлекләрендәге тарихи һәм сәнгати кыйммәтләр чагылышы дип кенә түгел, истәлекнең состав өлешләре сыйфатында мөһим дип танылалар.

Архитектура реставрациясе хәзерге заман төзелешләреннән күпкә аерылып торган махсус ысуллар белән үткәрелә.

Архитектура истәлекләренә караган эшләр 3 төргә бүленә: реставрация, консервация һәм ремонт эшләре.

Консервация – уникаль истәлекләрне гамәлдәге халәттә саклауны эченә алган төп эш төре (нигезен һәм фундаментын саклау, терәгеч корылмаларын беркетү, иске материалларны ныгыту һ.б.). Якын арада истәлеккә җимерелү куркынычы янаганда, консервация вакытында терәк кую, түбә ябу эшләре карала. Ремонт эшләре вакытында корылманың тышкы күренеше үзгәрешсез кала.

Реставрация, истәлекнең сәнгати сыйфатларын тулырак итеп ачу һәм гамәлдәге күренешен үзгәртү максатында, ремонт һәм реставрация эшләре башкаруны үз эченә ала. Архитектура реставрациясе эшләре ике өлештән тора: истәлекнең асылын соңгы елларда барлыкка килгән үзгәрешләрдән, күренешен боза торган элементлардан арындыру (фрагментлы реставрация) һәм аның югалган элементларын торгызу (тулы реставрация).

Соңгысы, башлыча тиешле документлары сакланган очракта, күптән түгел җимерелгән истәлекләрне торгызганда файдаланыла. Аның өчен архитектура истәлеге төзелеше вакытына яраклы традицион материаллар, төзелеш алымнары һәм техникасы кулланыла. Архитектура реставрациясе борынгы төзелеш технологиясен һәм аны яңадан кора белүне күз алдында тота.

Татарстанда үсеше

Татарстан җирендә беренче реставрация эшләре Пётр I фәрманы буенча, XVIII йөзнең беренче яртысында үткәрелә: Болгардагы Зур һәм Кече манара, Алабугадагы «Шайтан каласы», Казандагы Сөембикә һәм Спас манаралары, Петр һәм Павел соборы (XIX – XX йөз башы) һ.б. реставрацияләнә.

Татарстандагы фәнни-реставрация үзәге 1950 еллар ахырыннан Татарстан махсус фәнни-реставрация җитештерү остаханәсе булып әверелә (1991 елдан – Махсус фәнни-реставрация идарәсе). Казан Кремле, Зөя шәһәрендәге Успение һәм Иоанн-Предтеча монастырьлары, Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы корылмалары һ.б. реставрацияләнә.

С.С.Айдаров, Р.В.Билалов, С.Ә.Мамлиева һ.б. әйдәп баручы архитектор-реставраторлардан саналалар. 

Әдәбият

Реставрация памятников архитектуры. М., 2000.

Автор – Х.Г.Надыйрова