Биографиясе

1837 елның 15 гыйнвары, Мәскәү — 1906 елның 30 гыйнвары, Санкт-Петербург.

Мәскәү театр училищесендә укый.

Профессиональ сәхнә эшчәнлеген 1853 елда Тула шәһәрендә И.М.Никулин труппасында башлап җибәрә. 1854–1861 елларда Кострома, Тверь, Саратов, Воронеж, Курск, Әстерхан шәһәр театрларында уйный. 1861 елда Пенза шәһәрендә актёрлар ширкәте белән җитәкчелек итә, 1863–1867 елларда Самара шәһәрендә антреприза тота.

1866 елның җәендә труппасын беренче тапкыр Казанга гастрольләргә алып килә. Зур уңыш белән узган гастрольләрдән соң, ул Казанга дәвамлы эшкә чакыру ала.

1867–1872, 1874–1880, 1884–1888 елларда Казан шәһәр театрының антрепренёры була, бер үк вакытта актёр һәм режиссёр буларак та эшен дәвам итә.

Иҗаты

Медведев Казан театрын Россия провинцияләренең иң алдынгы театры дәрәҗәсенә күтәрә. Нигездә, рус һәм дөнья классикасы, заманча драматургия пьесаларына (У.Шекспир, Ф.Шиллер, А.С.Грибоедов, Н.В.Гоголь, А.В.Сухово-Кобылин, А.Ф.Писемский, А.Н.Островский) таянып, Медведев актёрлардан башкаруда ансамбльлелеккә ирешүне, психологик төгәллек һәм тәэсирлелек, үз-үзеңне тотуда югары зәвыклылык; костюмнар, аксессуарлар сайлауда төгәллек, бар нәрсәдә тормыш чынлыгы таләп итә.

Медведев шулай ук театр сәнгате реформаторы, К.С.Станиславский, В.И.Немирович-Данченко, А.П.Ленский принципларын башлап җибәрүче буларак билгеле. Спектакльләренең куелыш сыйфатына зур игътибар бирә. Медведев, башка театрларда куелуы тыелган күп кенә спектакльләрне сәхнәгә менгерү өчен, цензура комитетыннан аерым хокуклар алуга ирешә.

1868 елда Казан сәхнәсендә беренче тапкыр А.К.Толстойның «Иоанн Грозныйның үлеме» («Смерть Иоанна Грозного»), 1869 елда Н.В.Гогольнең «Ревизор» пьесалары буенча спектакльләр цензура тарафыннан сызу-бозуларга дучар ителми генә куела; биредә шулай ук А.Н.Островский пьесалары буенча күп кенә спектакльләр Петербург һәм Мәскәүдән алдарак дөнья күрә. Медведев талантларны күрә һәм ача белгән искиткеч педагог, яшь актёрлар тәрбияләүче була. Төрле елларда М.ның Казан труппасында А.А.Рассказов, М.А.Решимов, А.А.Немирова-Ральф, А.П.Ленский, В.А.Макшеев, В.Н.Давыдов, К.А.Варламов, М.Г.Савина, П.А.Стрепетова, М.И.Писарев, А.И.Шуберт, М.В.Лентовский, М.Т.Иванов-Козельский, Н.В.Пальчикова эшли, статист сыйфатында Ф.И.Шаляпин сәхнә эшчәнлеген башлый.

Медведев Казан сәхнәсендә балалар өчен спектакльләр (әкияти феерияләр, балалар әдәбияты әсәрләре буенча спектакльләр) куючы беренче антрепренёр була; истә калырлык күңелле тамашалар оештыра. 1874 елда Медведев, драма труппасы эшен дәвам иттергән хәлдә, Казанда опера спектакльләре куюга нигез салып, опера труппасы да оештыра. Башкаручылардан Ф.К.Львов, З.И.Эйбоженко, Д.А.Усатов, А.П.Ухтомская-Баронелли, Ю.Ф.Закржевский, О.К.Ильяшевич, Н.В.Унковскийны, дирижёрлардан У.И.Авранек, А.А.Орлов-Соколовскийны чакыра. Медведев җитәкчелегендәге опера спектакльләре югары башкару культурасы белән аерылып тора. Ул, рус музыка-вокал мәктәбе үсешенең киләчәк юнәлешен алдан тоеп, җырчылардан вокаль техниканың драматик уен белән бергә табигый үрелеп баруын таләп итә. Тормыш дөреслеген тирәнтен яктыртучы актёр буларак, Медведев, үзе иҗат иткән характер тибын иҗтимагый күренеш дәрәҗәсенә җиткереп, башкарган рольләренә киң социаль гомумиләштерүләр бирә белә. Аның Казанда уйнаган аеруча әһәмияткә ия булган тирән эчтәлекле рольләре — Городничий («Ревизор», Н.В.Гоголь), Расплюев («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Фамусов («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Крутицкий («Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский). Труппасындагы актёрларга карата гаделлеге, театр эшен тирәнтен белүе, искиткеч администраторлык сәләте Медведевны рус театры тарихында сизелерлек эз калдырган иң эре антрепренёрларның берсе дәрәҗәсенә күтәрә.

1890 елда ул С.-Петербургтагы Александра театрына баш режиссёр итеп чакырыла.

Хезмәтләре               

Автобиография. К., 1886; Воспоминания. Л., 1929.

Әдәбият       

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958;

Давыдов В.Н. Рассказ о прошлом. Л.-М., 1962;

 Благов Ю. «... Получил прозвище Казанский» (Пётр Медведев и Казанский театр во второй половине XIX века). К., 2001.

Автор — Ю.А.Благов