Татарстан Республикасының хәзерге Әгерҗе районы территориясендә урнашкан була.

1930 елдан – Красный Бор районы Үтәгән авыл советы, 1948 елдан – Красный Бор районы Кадыбаш авыл советы, 1956 елдан – Красный Бор районы Иске Эсләк авыл советы, 1963 елдан – Алабуга районы Кадыбаш авыл советы, 1966 елдан Әгерҗе районы Кадыбаш авыл советы составында.

Халык саны – 60 кеше (1930 ел, татарлар), 56 кеше (1956 ел, татарлар), 39 кеше (1963 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.