Тарихы

1735 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сәет исеме белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чана ясау һәм мич чыгару кәсепчелеге тарала.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет һәм мәктәп була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1202,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Исәнсеф авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Молотов исемендәге колхоз (беренче рәисе – А.Исрафилов) оештырыла, 1948 елда – “Сатурн” колхозы (Татар Бүләре авылы), 1957 елда – берләштерелгән “Урожай” колхозы составына керә. 1994 елдан “Уңыш” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында һәм “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда авылда башлангыч мәктәп (2010 елга кадәр эшли) һәм клуб (яңа бина төзелә) ачыла, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1816 елда – 128 ир-ат;
1834 елда – 316,
1859 елда – 605,
1870 елда – 700,
1884 елда – 1010,
1897 елда – 887,
1913 елда – 638,
1920 елда – 688,
1926 елда – 358,
1938 елда – 466,
1949 елда – 298,
1958 елда – 262,
1970 елда – 256,
1979 елда – 228,
1989 елда – 132,
2002 елда – 93,
2010 елда – 87,
2017 елда – 66 кеше (татарлар).