Биографиясе

1948 елның 3 мартында Әтнә районы Түбән Көек авылында туган.

1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Федераль ГИПО ФҖБ Дәүләт унитар предприятиесендә эшли, сектор (1988–1998, 2006 елдан), бүлек (1998–2006) башлыгы.

Хезмәтләре күләмле һәм рельефлы-фазалы голограммалар алу технологиясенә, аларны оптик элементлар сыйфатында тикшерүгә карый.

Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы бар.

Дәүләт бүләге голограммалы дифракцион рәшәткәләр әзерләүнең фәнни технологиясе нигезләрен эшләүдә һәм аны ГИПОның серияләп дифракцион оптика җитештерүенә кертүдә катнашканы өчен бирелә (Россия тармак предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән).

Бүләкләре

СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.