Россиядә авыл җәмәгате җиреннән аерып алынган, торак һәм хуҗалык корылмалары комплексы кергән шәхси крәстиян җир биләмәсе.

ХХ йөз башында Столыпинның аграр реформасын гамәлгә кертү барышында таралыш ала. «Крәстияннәрнең җир биләве һәм җирдән файдалануы турында» 1906 ел 9 ноябрь фәрманы белән крәстияннәргә җәмәгать җирен отруб һәм утар рәвешендә хосусый милек итеп беркетеп, җәмәгатьтән чыгу хокукы бирелә. Утар хуҗалыкларын оештыру Крәстияннәр җир банкының Казан бүлеге ссудалар сәясәте, шулай ук хөкүмәт ярдәме белән хуплана. Аз чыгымлы булганга, Казан губернасы крәстияннәре отруб хуҗалыклары оештыруга өстенлек бирәләр.

1907–1915 елларда Казан губернасында 984 крәстиян хуҗалыгы утар оештыра (аерым җир биләмәләре алып аерылып чыккан 13400 хуҗалыктан), шуның белән бергә утар хуҗаларына 9 мең дис., отруб биләүчеләренә 83 мең дис. җир туры килә. Утарлар Лаеш, Спас, Чистай өязләрендә аеруча киң тарала. Беренче бөтендөнья сугышы елларында утарлар оешу прорцессы тукталып тора.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң утарларны бетерү һәм аерылып чыгучыларның җирләрен авыл җәмәгате карамагына кайтару башлана. Яңа икътисади сәясәт елларында бу процесс дәвам итә (1924 елга ТАССРда утарлар гомуми сөрүлек җирләрнең нибары 0,25% гына (283215 дис.) били).

Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында утарлар тәмам бетерелә.

Чыганаклар

Обзоры Казанской губернии за 1904–1914 гг. К., 1905–15.

Әдәбият     

Першин П.Н. Аграрная революция в России: В 2 кн. М.,1966; Кабытов П.С. Аграрные отношения в Поволжье в период империализма (1900–1917 гг.). Саратов, 1982; Шайдуллин Р.В. Крестьянство Татарстана: экономический и общественно-политический аспекты (1920–1929 гг.). К., 2004.

Автор — Р.Р.Батыршин