Гомер еллары: ? – 640 еллар.

Кубрат хан чыгышы белән идарә итүче огур (төрки-огур) Дуло ыруыннан.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Кубрат хан беркадәр Константинопольдә император сараенда яши, император Ираклий белән дустанә мөнәсәбәттә була.

605 – 630 елларда Кубрат хан – Төрки каганлык составындагы бәклек идарәчесе. Каганлык көчсезләнә башлагач, үз сәясәтен үткәрә, аварлар белән сугышлар алып бара. Аварларга каршы император Ираклий белән союз төзи. Константинопольдә чукындырылган булуы да ихтимал (619).

629 – 630 елларда Кубрат хан аварларны җиңүгә ирешә. Византия каршындагы казанышлары өчен аңа дәүләт хезмәтендәге аксөякләр титулы – патрикий исеме бирелә.

632 еллар тирәсендә Төрки каганлыктан бәйсезлеккә ирешә һәм мөстәкыйль Бөек Болгар дәүләтенә нигез сала.

Автор – И.Л. Измайлов