Эчтәлек

Казан хәрби округында 1916 елда оештырыла; Казанда урнаша.

1917 елның 1 гыйнварына сугышчылары саны 7850 кеше тәшкил итә.

1917 елгы Февраль революциясе барышында полк комитеты төзелә.

Солдатлар Вакытлы хөкүмәткә каршы чыга, 10 апрельгә 1000 нән артык кеше частьтән рөхсәтсез чыгып китә.

20 майда бер төркем солдат Вакытлы хөкүмәт карары белән чыгарылган «Азатлык заёмы»на каршы «Рабочий» газетасында чыгыш ясый.

Полк Вакытлы хөкүмәтнең оборона рухын көчәйтү һәм Россия союзникларының хәрби хәрәкәтләрне активлаштыру таләпләрен канәгатьләндерү максатындагы карары нәтиҗәсендә Россия армиясенең июньдәге һөҗүмнәре уңаеннан хөкүмәткә каршы демонстрациядә катнаша; хәрби диктатура урнаштыру максаты куйган Л.Г.Корнилов җитәкчелегендәге кораллы чыгышны гаепли.

Октябрьдә большевикларга теләктәшлек белдерә; кораллы күтәрелеш вакытында полкта революцион штаб урнаша.

Полк Казанда Совет хакимияте урнаштыруда катнаша.

1918 елның язында таратыла.

Әдәбият

Великая Октябрьская социалистическая революция: Энцикл. М., 1987.