Евразия, Төньяк Американың урман массивларында таралган.

Татарстан территориясендә Кама алдында һәм Кама аръягында, яшь агачлар һәм куаклар күпләп үскән, ауган агачлары булган биек кәүсәле урманнарда очрый. Күчмә яшәү рәвеше алып бара. Үрчү чорында бер урында гына яши.

Озынлыгы 100 см дан артык, авырлыгы 14–23 кг. Гәүдәсе кыска, тыгыз, киң йөнтәс тәпиле аяклары озын, көчле. Башының ян-ягындагы озын йоннары — «чигә сакалы», колак очларында чуклар хасил итәләр. Койрыгы кыска. Кышкы йоны бик озын һәм йомшак, җәйгесе — кыска һәм тупас. Җирән, коңгырт, соры, кара тимгелле һәм буйлы җирән-коңгырт яки соргылт-тонык сары төстә. Агачларга җиңел үрмәли, яхшы йөзә. Өне — чокырларда, иске җәнлек ояларында. Куышу чоры февраль–мартта. Балалары (гадәттә, 2–3) апрель–июньдә туа. Җенси җитлегү чоры — яшәвенең 2–3 нче елында. Нигездә, куяннар, шулай ук көртлек кошлар (боҗырлар, көртлекләр), кыр тычканнары белән туклана. Селәүсеннең төп дошманнары — бүре, комагай.

Мехы югары бәяләнә, әмма аз санда булганлыктан, селәүсеннең кәсәбәчелек әһәмияте зур түгел.