Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Идел елгасының югары террасасында, Лаеш районы Травкино авылыннан 1,2 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан.
Су өслегенең мәйданы 4 га. Суының күләме якынча 50 мең м3. Озынлыгы 245 м, иң зур киңлеге 220 м. Уртача тирәнлеге 1,2 м, иң зур тирәнлеге 2,5 м.
Күл карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Түгәрәк формада. Ярлары сөзәк, тәбәнәк, тал агачлары үсә.
Яр буе зонасы үләннәр белән каплана бара, урыны белән сазлы.
Ял итү урыны.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.