Бөтенроссия мөселманнары вакытлы Хәрби Шурасы, аннан соң Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 29 маеннан 1918 елның 26 февраленә кадәр Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 88 саны чыга.

Мөхәррире Г.Монасыйпов.

Ф.Әмирхан II, Г.Дәүләтшин, С.Җәлал һәм башка  авторлар языша.

Юнәлеше

«Безнең тавыш» большевиклар диктатурасына кискен каршы чыга, хәрби матбугатка милли азатлык рухы бирергә омтыла, татар халкының милли үзбилгеләнү хокукы идеяләрен алга сөрә.

«Хәрби шура» ның тыюы белән ябыла.

1918 елның 24 мартында «Идел-Урал өлкәсе» газетасы чыга башлый.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.Г.Әмирханов