- РУС
- ТАТ
партия эшлеклесе
1927 елның 12 ноябре, хәзер БРның Кушнаренко районы Чатра авылы — 1982 елның 2 октябре, Казан.
Мәскәү энергетика институтын тәмамлый (1950).
1950 елдан Казанда 1 нче ТЭЦта эшли: инженер (1950–1953), башлангыч партия оешмасының башка вазифалардан азат секретаре (1953–1956), директор (1956–1957).
1958 елдан ТАССР ХХС рәисе урынбасары.
1961–1979 елларда КПССның Казан шәһәр комитеты 1 нче секретаре, 1979–1982 елларда Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре.
КПСС ҮК әгъзасы (1979 елдан).
Мусин республика химия һәм энергетика сәнәгатьләрен үстерүгә зур игътибар юнәлтә, Казан химия сәнәгате объектлары төзелеше штабын җитәкли. Ул җитәкчелек иткән чорда Казан органик синтез заводында — фенол, ацетон, пропилен, 9 нчы заводта — желатин, Куйбышев исемендәге заводта кино тасмалары һ.б. җитештерелә башлый.
Мусин оештыру-партия һәм массакүләм-сәяси эшне предприятиеләрнең хуҗалык эшчәнлеге белән осталарча берләштереп алып бара. Казанның киң күләмле капиталь төзелеш, фән һәм мәдәният үсеше программасын гамәлгә ашыруга сизелерлек өлеш кертә.
1959–1967, 1980–1982 елларда ТАССР, 1970–1979 елларда СССР, 1967–1971 елларда РСФСР ЮСлары депутаты.
СССР ЮС Президиумы әгъзасы (1980–1982).
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Казан урамнарының берсенә Мусин исеме бирелә.
Автор — Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.